Рөстәм Миңнеханов: “Менделеевск үсешнең яңа импульсына мохтаҗ һәм биредә без янәшә”
17 февраль район тарихына сәяси мөһим вакыйга булып кереп калыр. Бу көнне эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде, ул Менделеевск муниципаль район Советының 19 нчы сессиясендә катнашты.
Сессиядә түбәндәге көн тәртибе каралды: 2011 елга районның социаль-икътисадый үсеше һәм 2012 елга бурычлар турында.
Депутатлар һәм район активы җыелган С.Гассар...