Шәһәр белән чәршәмбе өмәсенә
Быел беренче мәртәбә оештырылган өмәгә предприятие, оешма, учреждениеләрдән йөзләгән хезмәткәр чыкты.
Кар эри башлауга, кыш буена җыелган чүп-чар күренә башлады. Бигрәк тә шәһәрнең үзәк урамнарында.
"Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәнге сигез тулганчы өмәгә чыктылар. Хатын-кызлар Мәңгелек ут яны территориясен себерделәр. Коммуналь служба хезмәткәрләре бу урынны даими җыештыралар, шунлыктан чүп...