Шђџђр џђм шђџђрлелђр тег белән яңалыклар
-
Санитария ункөнлеге старт алды
Республикада территорияләрне санитар чистарту буенча ункөнлек башланды. Аның максаты - шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен, яшел зоналарны һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны тәртипкә китерү. Җыештыру һәм агач утырту буенча гомумреспублика өмәсе 18 октябрьгә билгеләнде. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә республика башлыгы агач утырту мәсьәләсенә җитди карарга кирәк, дип билгеләп үтте....
-
Ишегалларында яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде
Тукай урамындагы 3 нче йорт ишегалды иганәче - "Менделеевсказот" ҖЧҖ көче белән яңа уен элементларына баеды. Беренче кичтә үк биредә әти-әниләре белән бик күп бала-чага җыелды. Малайлар һәм кызлар таучыкларда һәм баскычларда йөрделәр. - Ниһаять безнең ишегалдында да уңайлы балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Тимер элементлар 90 нчы еллар башында ук...
-
Чык барында үлән чап
Шәһәрдә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә. Без, шәһәр урамнарында йөреп, газон чабучыларның җиңел булмаган эшләрен ничек башкаруларын күрдек. Рәшид Гарифуллинны Фомин урамының 17 нче йорты янында очраттык. Ул Менделеевскида 1998 елдан яши, Уралдан күчеп килгән. Үлән чабу белән дүртенче ел шөгыльләнә, электр газон чапкычы ярдәмендә хезмәтен тырышып башкара....
-
Советская урамын июль ахырына ремонтлаячаклар
Озакламый Советская урамыннан биек үкчәле туфлиләрдә йөрергә мөмкин булачак, шофёрлар да тигез юлдан җилдертәчәк. Биредә тулы куәткә ремонт эшләре бара. Юлчылар иртәдән кичкә кадәр тыгыз режимда эшлиләр. Биредә "Татнефтедор" белгечләре хезмәт куя. Участок начальнигы Александр Фёдоров аңлатуынча, ремонтка 15 кеше һәм алты берәмлек техника җәлеп ителгән: асфальттүшәгеч, ике каток, өч...
-
Чәчәкләр – илһам һәм матурлык чыганагы
Шәһәрлеләрнең күбесе хезмәт сөючәнлекләре, матурлыкны күрә һәм булдыра белүләре белән аерыла. Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүчеләрнең тырышлыгы белән ишегалды сизелерлек үзгәрде. Өченче подъезддан Рәйсә Гәрәева һәм дүртенчедән Лидия Трошина йорт алдын гаҗәеп чәчәкләр һәм түтәлләр белән бизәгәннәр. Лидия Даниловна һәм Рәйсә Мехәмәтовна үз йортлары тормышында актив катнашалар, дүртенче ел...
-
Тагын бер мәйданчык барлыкка килде
Фомин урамының 17 нче йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгына икенче сулыш өрелде. Хәзер андагы бала-чагага күрше ишегалдына барып йөрисе юк, чөнки комлык, атынгыч, турниклар, хәтта футбол капкасы үзләрендә барлыкка килде. Электр белән эретеп ябыштыручы Айрат Исламов коллегасы Александр Филиппов белән турник урнаштыралар. - Мәйданчыкны үзгәртеп кору үзе бер куаныч, - диләр...
-
Балаларга мәйданчык кирәк
Шәһәрдәге балалар мәйданчыклары торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга җавап табу максатыннан редакция хезмәткәрләре рейдка чыкты. Көннең беренче яртысында ишегалларындагы балалар мәйданчыкларында кызлар һәм малайлар сирәк күренә. Кайберәүләр комда уйнауга өстенлек бирсә, башка балалар таганда атыналар. Фомин урамындагы 21 нче, Менделеев урамындагы 2 нче, Химиклар урамындагы 2, 4, 5, 6 нчы...
-
Яңа җылылык трассасына ышаныч белән
Өченче микрорайонда җылылык трассасын алыштыру эшләре бара. Эшне Казанның "Төзүче" фирмасы алып бара. Иртәнге сәгать 9да объектта эш кайный. Фирма директоры вазифаларын башкаручы Зөфәр Кәримуллин процесс белән җитәкчелек итә, аның бу өлкәдә эш стажы 40 ел белән исәпләнә. - Объектка апрель азагында керештек, тапшыру вакыты - май азагы. Эшкә алтышар...
-
Ремонт – көн кадагындагы мәсьәлә
Шушы көннәрдә журналистлар төркеме ясалып бетмәгән ремонт программасына кергән Фомин урамындагы 24 нче йортта булды. 16 подъездлы йортта Карпов исемендәге химия заводының төзелеш-ремонт бүлекчәсе хезмәткәрләре эшли. Төшке аштан соң бар җирдә эш кайный. - Ремонтка апрельнең беренче яртысында керештек. Тапшыру вакыты - 1 сентябрь, - дип сөйли бригадасында 15 кеше...
-
Урам – сынау урыны
Урамда җәрәхәт алучылар саны арта. Моның сәбәбе - һава шартлары һәм юлларның тиешле торышта булмавы, дип исәпли зыян күрүчеләр. Аларның кайберләре белән без больницада сөйләштек. Хирург кабинеты янында озын чират. Кешеләр утырып, басып, стенага сөялеп, сабыр гына табиб-хирург Екатерина Колобкованың кабул итүен көтәләр. Екатерина Сергеевнаны эшеннән аерырга базмадык, әмма пациентлар...
-
Валентин исемен карга язды
Барлык бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә ошаган диләр. Моның белән килешмичә булмый. Бүген, Изге Валентин көнендә, бу бәйрәм алар өчен аеруча үзенчәлекле булган Досмановлар гаиләсе турында сөйлибез. - Безнең гаиләдә барлык мөһим вакыйгалар да яз көне була, - дип бүлешә Эльмира Рафаиловна. - Павел белән яз көне никахлаштык, барлык гаилә әгъзаларының...
-
Батырлык урыны – Әфганстан
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган республика иҗат бәйгесе тәмамланды. Китапханәдә үткән чараның максаты балаларны әфган сугышы вакыйгалары, безнең солдатларның батырлыклары белән таныштыру иде. Әзерлектә хәрби комиссар Дамир Вәлиев, сугышчы-интернационалистлар Сергей Поспелов, Рамил Дәүләтшин, Валерий Орлов, Леонид Куликов, сугыш ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, район газетасы, "Бердәм Россия" партиясенең...
-
Куркынычсыз экономия
Энергияне экономияләүче лампаларны кайда утильләштерергә була, дип сорый газета укучылар. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина хәлне ачыкларга тырышты һәм Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итте. Алар хәбәр итүенчә, терекөмеш аеруча токсик матдәләрнең беренче классына керә. Туфрак, су, һавага эләккәннән соң, бу металл әйләнә-тирә мохитне зарарлый. Энергияне саклаучы лампаларны көнкүреш...
-
Кыш әле тәмамланмады
Гыйнвар салкыннары ике атнага сузылды. Бу чорның шәһәр службалары, предприятие һәм оешмалар эшчәнлегенә йогынтысы турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорашып белеште. Иң элек без Менделеевск җылылык челтәре начальнигы Илдус Җәләевка мөрәҗәгать иттек. - Һава температурасы төшү җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китермәде. Җәй көне башкарылган әзерлек эшләренең уңай йогынтысы сизелде. Котельныйлар...
-
Кар чистартуга машиналар комачаулый
Кыш үз хокукларына актив керде: көн саен диярлек кар ява, буран уйный. Коммуналь службалар көчәйтелгән режимда эшли. Кар чистарту мәсьәләсе район башлыгы контролендә. Игорь Привалов көн саен шәһәрне йөреп чыга, тиешле службалар белән киңәшмә үткәрә. - Барлык техника һәм кеше ресурслары шәһәр юлларын, тротуарларны, аллеяларны чистартуга җәлеп ителгән, - диде...