Менделеевск өчен 1800 чәчәк
Агымдагы елда шәһәр юбилеена әзерлек кысаларында яшелләндерүгә аеруча игътибар биреләчәк.
Район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән мәгариф учреждениеләре арасында "1800 чәчәк" акциясе старт алды. Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр 1800 бәрхет, петуния кәлшәләре үстерергә тиеш. Муниципалитет сатып алган орлыклар акциядә катнашучы мәктәпләр һәм балалар бакчаларына өләшенде. Акция ирекле һәм мәгариф учреждениеләрендә...