Песәйдә мәчет – күптән көтелгән вакыйга
15 июньдә Песәй авылында "Шәйхеләхмәт" мәчете ачылды.
- Шәйхеләхмәт хөрмәтле аксакал булган, озак вакытлар авыл мулласы вазифаларын башкарган, - диләр песәйлеләр.
Төзелеш 2000 елда башлана.
- Бу безнең өчен күптән көтелгән вакыйга, - дип бүлешә хезмәт ветераны Диләфрүз Җиһангирова. - Мәчет буш тормас, дини белемгә яшьләр дә тартылыр дип ышанабыз....