Набережнаяга – яңа асфальттан
Шушы көннәрдә "Татнефтедор" ҖЧҖнең Алабуга идарәсе юлчылар бригадасы Тын Тауда яңа асфальт салу эшләрен төгәлләде.
- Совхозная урамы буйлап үтүче юл Набережная урамына чыга, - ди Идарә начальнигы Рафаел Погосян. - "Батыр" спорт мәктәбе янында зур булмаган участокны гына асфальтлыйсы калды.
Юл эшләренә 13 кеше, өч берәмлек техника җәлеп ителгән....