Мошенниклар йокламый
Телефон мошенниклары ышанучан кешеләрнең акчасын алдап алуның яңа ысулларын эзлиләр.
Газета укучыбыз язмасыннан билгеле булганча, алар, банк картасы турында мәгълүматларны белү өчен, "Авито"га белдерү биргән кешеләргә шалтыраталар һәм сезнең товарны сатып алырга теләүләре турында хәбәр итәләр. Башка сатып алучылар өлгермәсен өчен, алдан түләргә теләү нияте белән сезнең картаның реквизитларын сорыйлар....