Тљп трибунадан тег белән яңалыклар
-
Билгеләнү
ЗАГС бүлеге мөдире вазифасына элек учреждение белгече булып эшләгән Фаина Валентиновна Козырева билгеләнде.
-
Бүләкләү
Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Менделеевск урманчылыгы участок лесничие Миңнегаян Таһирович Мөхәммәтҗанов ТР Урман хуҗалыгының Мактау грамотасы белән билгеләнде.
-
Үсеш стратегиясе буларак тәҗрибә уртаклашу
Татарстан Республикасының кече шәһәрләре берлегенең рәсми делегациясе составында Кытай халык республикасы һәм Мароккога эшлекле визитлар нәтиҗәләре турында мәгълүмат биргәндә район башлыгы Игорь Привалов: - Кытайга баруымның максаты индустриаль мәйданнар формалаштыруның гамәли нечкәлекләре һәм Кытай халык республикасы муниципалитетларында үзенчәлекле икътисади зоналар үсеше тәҗрибәсе белән танышу булды, - дип билгеләп үтте. Игорь...
-
Бүләкләү
Хәрби чакырылышны оештыру буенча мөһим дәүләт бурычын хәл итүгә җаваплы мөнәсәбәте өчен Менделеевск муниципаль район башлыгы Игорь Привалов Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика смотр-конкурсында җиңүче 2 нче "Әкият" балалар бакчасы (мөдире Галина Легошина) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм...
-
Хәйрия – йөрәк кушуы буенча
- "Яңарыш" исәп-хисап фондына акча средстволары керүнең чагыштырмача анализы нәтиҗәләре менделеевлыларның бу мәсьәләдә җитәрлек дәрәҗәдә актив булмауларын күрсәтте. 2012 елда Фондка нибары 26101 сум күчерелгән. Хәйрия акциясендә алты кеше катнашкан, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов. - Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында...
-
Пособиеләр түләү гарантияләнә
- Районда иминиятләштерүчеләр сыйфатында 7875 эшләүче кешесе булган 532 оешма теркәлгән, - дип мәгълүмат бирде ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фонды региональ бүлекчәсе дәүләт учреждениесенең Менделеевск районы 13 нче филиалы уполномоченные Әнисә Стеняшина. Ул билгеләгәнчә, отчет чорында филиал чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәде. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча 53937 көн өчен...
-
Билгеләнү
Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәү федераль службасы идарәсенең 10 нчы холык төзәтү колониясе начальнигы вазифасына Фаил Галимуллович Кәримов билгеләнде, 1962 елда туган, Россия ЭЭМ юридик институтының Казан филиалын тәмамлаган. Соңгы эш урыны - 3 нче холык төзәтү колониясе.
-
Китапханә гасырларның тере зирәклеген бүләк итә
- Районның үзәк китапханә системасы структурасына үзәк, балалар, татар һәм 19 авыл китапханәсе керә, штатта 33 кеше. Белгечләр белән тәэмин ителеш - 78 процент, - дип билгеләп үтте директор Людмила Красноперова. - Укучылар саны - 12663 кеше. Библиотека фондына 214480 данә китап һәм даими басма керә. Ел дәвамында федераль, республика...
-
Чиста урамнар – шәһәрнең йөзе
- 2012 елның сентябрендә оешкан "Комфорт Успех+" предприятиесенең төп бурычы - шәһәрне чистарту, карны җыештыру һәм түгү, төзекләндерү, яшелләндерү, - диде директор Әзһәр Каюмов. - Шәһәр халкының кәефен төшермәс өчен, безнең служба яңа ел бәйрәме көннәрендә эшләде. Икешәр кар чистарту техникасы һәм алтышар хезмәткәр һәр көнне шәһәр урамнарын, тротуарларны кардан...
-
Бөтенебезгә битлек режимына
Казанда һәм Чаллыда грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруларының кабынуы күзәтелә. Безнең районда 53 пациентка "тын юлларының кискен вируслы инфекциясе" диагнозы куелды. Авыручылар саны атна саен арта, - дип мәгълүмат бирде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв. Аның сүзләренчә, тын юлларының вируслы инфекциясен кисәтү максатында...
-
Хакимияттә пресс-служба
Пресс-секретарь вазифасына Александр Геннадьевич Комаров билгеләнде, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм мәгълүмат университетын тәмамлаган, югары белемле. 2007 елдан 2012 елга кадәр "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы Түбән Кама телерадиокомпаниясендә "Яңалыклар" программасын алып баручы, продюсер, корреспондент булып эшләгән.
-
Бурыч бар – проблема булачак
- Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә күрсәтелгән хезмәт өчен халыкның бурычы 40 миллион сумнан артык. Шуның 30 миллион сумы "Татгазэнерго" Менделеевск предприятиесенә газ биргән өчен, - дип хәбәр итте "Бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Һадиева. - Тиешле службалар һәм предприятие җитәкчеләренең максатчан уртак эшчәнлегеннән башка без торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлардан котыла...
-
Үткәнеңне белмичә, алга атлау юк
2012 елда туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге йомгаклары турында директор Андрей Андриянов сөйләде. Аның сүзләренчә, музей берничә юнәлештә эшчәнлек алып бара: фонд белән эшләү - тулыландыру һәм район, шәһәр, поселокның тарихи вакыйгалары белән бәйле материалларны саклау, фәнни-тикшеренү, яктырту (агарту) - экскурсия, күргәзмәләр оештыру. Тарихи-мәдәни мирас елында музей эгидасында 22 гаммәви...
-
Грипп эпидемия бусагасын үтмәде
- Атна дәвамында Менделеевск районында тын юллары кискен вируслы инфекциясе белән авыруның 38 очрагы теркәлде. Грипп эпидемия бусагасын үтмәде, - дип мәгълүмат бирде үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв. - Шуның белән беррәттән Татарстан Республикасында узган атнада тын юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруының 17101 очрагы ачыкланды. 10 мең кешегә исәпләгәндә...
-
Видеосюжет өчен рәхмәт
Федераль миграция службасы Идарәсе игълан иткән конкурс йомгаклары буенча "Менделеевск" мәгълүмат үзәге журналистлары, "Гражданин булырга бурычлы" сюжетын әзерләп, "Иң яхшы видеосюжет" номинациясендә өченче урынны алдылар. МҮ директоры Лариса Кривилёвага Татарстан Республикасы Федераль миграция службасы Идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. - Проектны әзерләүдә безгә Россия Федераль миграция службасының ТР буенча идарәсе Менделеевск...