“Тын ау”: ял да, файда да
Соңгы арада яуган туктаусыз яңгырлардан соң гөмбәләр, иркен сулыш алып, үлән, яфрак арасыннан баш калкытты. Шуны гына көтеп торгандай, урман буйларын машиналар, җәяүлеләр сырып алды.
- Гөмбәне мәктәп елларыннан бирле җыям, - дип бүлешә "Менделеевсказот" ҖЧҖнең биологик чистарту корылмалары цехы операторы Зөһрә Гайнанова. - Мин Камайда яшәдем, ә андагы урманнар...