Фестивальдә иң яхшы укытучылар очрашты
Казан федераль университетының Алабуга филиалында мәктәп укытучыларының V Халыкара фестивале узды.
Анда Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, мәктәп белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Менделеевскины "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчеләре, "Мәгариф" өстенлекле милли проектында катнашучылар, "Безнең яңа укытучыбыз" гранты вәкилләре...