Биеклек 50 – очу нормаль үтә
"Юность" район мәдәният йортында Россия армиясе ветераны Валерий Орловның юбилей концерты булды.
Залның беренче рәтләрен Сәйтәк авылының ишле гаиләсендә туган юбилярның күпсанлы туганнары алды. Валерий билгеләп киткәнчә, концертның нәкъ менә элеккеге "Юность" кинотеатры залында үтүе символик.
- Без балачактан патриотик совет фильмнарында тәрбияләндек. "В бой идут одни старики" фильмын карагач,...