Халык өчен җырларга
Гассар исемендәге мәдәният сараенда сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры оешуга 25 ел тулуга багышланган кичә-концерт булды.
Мәдәният сарае фоейсында юбилей кичәсенә килгән кунакларны хуш исле чәй һәм тәмле ризыклар белән каршы алдылар. Хорга йөрүчеләр кулы белән эшләнгән әйберләр күргәзмәсен менделеевлылар зур кызыксыну белән күзәттеләр. Анда кәгазь, тукыма, агач һәм башка...