Якты эз калдырырга
3 августта хезмәт ветераны Зарифа Әхмәтшиновна Готинаны район җитәкчелеге 90 яше тулу белән котлады.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, котлау сүзләре юллап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан истәлек открыткасы тапшырды. Тантана хуҗасының - татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм традицияләре атмосферасында үскән тыйнак ханымның җылы котлау юлларыннан, хезмәт казанышларын танудан күңеле...