Орнитологлар яраланган аккошны коткардылар
Кошны Татар Чаллысы авылыннан ерак түгел тимер юл хезмәткәрләре күреп алалар. Аны коткаруга беренче омтылыш уңышсыз була - сулыктагы аккош үзе янына якын җибәрми.
"Түбән Кама" Милли паркы орнитологы Ринур Бекмансуров ныгып җитмәгән боз өстеннән барырга омтылып, суга бата. Күлнең бозы бераз ныгыгач, икенче талпыну ясала. Кардагы эзләр яраланган, хәлсезләнгән...