Яшьләр актив булырга тиеш
Яшьләр программаларының эшләве, спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру һәм яңа республика проектларында катнашу икенче яшьләр форумының төп мәсьәләләре булды.
Утырыш сәнгать мәктәбендә делегатлар, чакырылганнар, ведомстволар һәм службалар җитәкчеләре катнашында узды.
- Замана ата-аналары балаларының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерергә - ашатырга һәм киендерергә генә омтылмыйлар, әхлакый яктан үстерергә, конкуренциягә сәләтле итәргә дә телиләр,...