Дарья Минһаҗетдинова: «Башла һәм эшлә!»
Бүгенге сәхифәнең кунагы – Дарья Минһаҗетдинова.
Бераз үзем турында
– Мин тормыш сөючән, энергияле һәм елмаючан кеше. Удмуртия Республикасының Грах районы Иж-Бубый мари авылында туып үстем. Кечкенәдән үк җирле “йолдыз” булдым: җырлый, бии, барлык иҗат кичәләрендә , театрлаштырылган тамашаларда катнаша идем. Мари ансамбле составында күрше-тирә авылларга да еш чыктык. Мәктәптән соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең театр бүлегенә кердем. Алга таба Санкт-Петербургта югары уку йортын яуларга ниятем бар иде, өченче турны үтә алмадым. Ләкин читтән торып Мәскәү мәдәният һәм сәнгатҗ университетында “социаль-мәдәни” эшчәнлек белгечлеген алдым. 2012 елда Менделеевскига күчтем. Ике елдан кияүгә чыктым һәм кызым Екатеринаны таптым. Декрет ялында озак утырырга туры килмәде. Яраткан эшем белән шөгыльләнү теләге каныма сеңгән, күрәсең. Балалар иҗат үзәгенә бүлек мөдире булып урнаштым, шул ук вакытта Балалар район думасын җитәкләдем. Хәзер мин икенче кызым Стефания белән янә декрет ялында. Девизым: “Тормыштан елмаеп барырга!”, “Эшлә! Башла һәм эшлә!”.
Кызларым туганнан соң тормыш
– Хәзер Екатеринага дүрт яшь, Стефаниягә ун ай. Катюшаны тапкач, һәр ваклык өчен дә дулкынлана, хафалан идем. Беренче балалары туган әниләрнең барысы да моның аша үтәдер дип уйлыйм. Тормышыма Катя кергәч, олыгайдым, үзем өчен генә түгел, нарасыем өчен дә җаваплы булуымны аңладым. Стеша белән хәл башкачарак булды. Мин инде тәҗрибәле әни, “акыллы” китаплар да укыйм. Үземне үтә дә тыныч тотам, чөнки теләсә нинди халәтемнең баламда чагылыш тапканын аңлыйм.
Илһам турында
– Күптән түгел хәзер вайннар яки скетчлар дип аталган кыска юмористик роликлар төшерә башладым. Аларны минем @dariy_abramova аккаунтымда карарга мөмкин. Миңа язылып, иҗатымны бәяли аласыз. Илһамны үземне даими камилләштерүдән алам. Эчке мотивация бар нәрсәгә караганда да яхшырак эшли дип уйлыйм. Моның серен ачам: тышкысы вакытлыча нәтиҗәгә генә ия, ә минем эчке дөньямны баетасым килә, шуңа күрә үзбелемемне күтәрү өстендә эшлим. Иҗатым өчен идеяләрне бар җирдән алам: кайвакыт урамнан барганда, китаплардан. Чынлыкта алар күп, тормышка ашырудан курыкмаска гына кирәк.
Шаян әби образы
– Минем роликларда үзем шаян әби образында булган күренешләр өстенлекле. Бу яраткан әбием Елизавета прототибы. Аңа 80 яшь, Ходай сәламәтлектән аермасын. Әбием һәрвакыт янәшәмдә, миңа үрнәк булып тора, безнең охшашлыклар күп. Шуңа да бу образны үземә туры китерергә булдым.
Ана булуның авырлыклары
– Әни булуның катлаулыкларын күрмим. Иң мөһиме – үз көчеңә ышану. Минем янымда – яратучы һәм аңлаучы ирем, үзең белән шөгыльләнергә теләк булганда баланы карап тору турында әти-әинләр белән дә килешенергә була. Кызларым авырганда гына нык борчылам, шуңа күрә һәммәгезгә дә сәламәтлек телим.
Гаилә кыйммәтләре турында
– Минем өчен гаиләм бәһасез, мин нәсел тамырының көченә ышанам. Энергия дә нәселдән килә дип уйлыйм. Әгәр якыннарым мине хуплый икән, нинди генә эшкә алынсам да, аны башкарып чыгачагыма ышанам. Барлык гаиләләрдә дә үзара аңлашу һәм мәхәббәт хөкем сөрүен телим.
Әнидән әниләргә киңәш
– Йокыны туйдырырга тырышыгыз, ярдәм сораудан курыкмагыз, чит кешеләрнең акыл өйрәтүләрен тыңламагыз. Берәү дә сезгә ничек яхшы буласын белми, бу сорауга үзегез генә җавап бирә аласыз. “Чит кешенең баласы тиз үсә”, диләр. Мин, киресенчә, үзебезнекеләр тиз үсә дип уйлыйм. Вакыт туктамыйча алга чаба, әни булуыгызның һәр мизгеленнән рәхәтлек алыгыз. Иң мөһиме – үзегезгә кул селтәмәгез, һәрдаим үсештә булыгыз. Әни булу келәймә түгел, замана белән бергә атлагыз. Юкка-барга борчылмагыз, кабатлап әйтәм, балалар – безнең чагылыш.
Синең күзлектән киберәни?
– Беренче чиратта яратучы һәм сөелүче хатын, аннан соң гына әни. Ул үз һәм балалары тормышы өчен җаваплылык алудан курыкмый. Тулы тормыш белән яши, проблемалардан сыгылып төшми, аларны урында хәл итә, шул ук вакытта сөйкемле, нәзәкатьле булып кала.
Фото Д.Минһаҗетдинова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев