“Көмеш яшьтәге” бәхет
Бу көннәрдә хезмәт һәм сәламәтлек саклау ветераны Надежда Коновалова күркәм юбилеен билгеләде. Үз өлешенә туры килгән авырлыкларга да карамастан, ул оптимистлыгын, тормышка булган мәхәббәтен, күңел матурлыгын саклап кала алган.
Барыбыз да балачактан
Надежда Пермь өлкәсендә туган. Әти-әнисе шахтада эшлиләр, гаилә өчен тырышалар. Алар балалары Николай Һәм Надежданы бик яраталар, бервакытта да тиргәмиләр, барысын да тавыш күтәрмичә генә хәл итәләр. Әтисе 36 яшендә һөнәри авырудан гүр иясе була, Надя ул вакытта башлангыч звенода укый. Татьяна Семёновна балаларын ялгызы тәрбияли, алар да әниләренә иһәрвакыт ярдәм итәргә тырышалар. Тумышы белән Татарстаннан булганга, әнисе кече ватанына кайтырга хыяллана.
“Ә биредә таңнар тыныч...”
Сугышны искә төшереп, фронтовик Татьяна Снимщикова еш кабатлый: “Бу фильм безнең – 10 нчы зенит батареясы кызлары турында. Без мөһим объектларны сакладык, самолетларны бәреп төшердек, югалтулар булды, ләкин исән калдык”. Татьяна Семёновна өчен сугыш 1945 елда Кенигсбергта тәмамлана. Җиңүдән соң ул Кизилга эләгә, шахтада эшли, аларны җир бастырган вакытлар да була. Биредә Алтайдан Пермь өлкәсенә күченгән тормыш иптәше Иван да хезмәт куя. Шахтада хатын-кызлар эшләү тыелгач, җор сүзле, җырчы, активист Татьяна мәдәният йортына кием биреп торучы булып урнаша, үзешчән сәнгатьтә катнаша.
Лаеклы ялда аның хыялы тормышка аша, кызы Надежда 1969 елда Менделеевскига күчә, заводлы Николай Коноваловка кияүгә чыга. Надежда Ивановна 1983 елда дөнья куйган әнисенең истәлеге итеп II Белорусия фронтының зенит полкы командованиесенең өй архивында могҗиза белән сакланып калган Рәхмәт хатын саклый.
Якты киләчәк – безнең кулларда
1973 елда санитария-эпидемиология станциясендә гадәти лаборант эше медучилищеда укудан пенсиягә кадәр, хәзерге күзлектән караганда, – гражданлык батырлыгы.
– Без тату, комсомол күтәренкелеге белән эшләдек, коллектив яхшы иде, – дип искә ала Н.Коновалова. – Эш күп булса да, без анда бәйрәмгә барган кебек бара идек. Элеккеге коллегаларым Марина Бутаева, Валерий Якимов һәм башкалар белән әлегә кадәр аралашабыз. Остазым – бакыйлыктагы Валентина Егоровна Козыреваны җылы хисләр белән искә алам.
– Надежда Ивановна – төгәл, дөрес һәм җаваплы кеше, барлык анализларны һәм йөкләмәләрне тайпылышсыз үтәде, – дип билгеләде Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелегенең элеккеге табиб-бактериологы Марина Бутаева. – Ул кайгыртучан, ярдәмчел. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет һәм имин тормыш телим.
Надежда Ивановна “Сез бәхетлеме?” дигән сорауга һәр чорның үз матурлыгы, – бәхетле мизгелләре бар, дип җавап бирде.
Әни һәм дәү әни шатлыгы
Лаеклы ялга чыккач, Надежда Ивановна бар көчен гаиләсенә, йорт мәшәкатьләренә һәм бакча эшләренә бирә. Озакламый беренче оныгы Руслан туа һәм дәү әнинең тормышы сабый янәшәсендә уза. Екатерина Кузнецова “Посёлок” ТИС рәисе булып билгеләнгәч, безнең язмабыз героеның иҗтимагый активлыгы башлана.
– Надежда Ивановна – иң яхшы активистларның берсе, ул һәрвакыт позитивта, – ди Екатерина Максимовна. – Ул зыялы, әдәпле, һәр кешедә яхшылык кына күрергә тырыша. Безнең барлык чараларда да катнаша.
– Без Надежда Коновалова белән күптәннән дуслар, зирәклеге, сабырлыгы, изге күңелле булуы белән аерыла, – дип уртаклаша Рәшидә Терентьева. – Ул кунакчыл, бакчачылык белән мавыга, чәчәкләр үстерә, кызлары Наталья һәм Татьянаның яраткан әнисе һәм оныклары Руслан һәм Ульянаның сөекле әбисе. Без, поселок активистлары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре кадерле әни һәм дәү әнинең юбилей датасына һәм Әниләр көненә багышлап сәламәтлек, актив тормыш, энтузиазм, энергия, болытсыз көннәр һәм позитив вакыйгалар, якыннарының игелекле булуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев