Менделеевск юбилеена
Юбилей елы алдыннан безнең Кама яны шәһәр һәм район вакыйгалары, тормышлары кызыклы, Бондюг төбәге кебек бай тарихлы кешеләр турында материаллар яктыртуны башлыйбыз. Үзләреннән якты эз калдырганнарның күбесе бакыйлыкта, ләкин алар белән эшләгән һәм аралашкан кешеләрнең әле һаман да исендә. Болар исемнәре зур хәрефле кешеләр. Чирек гасыр элек искиткеч яхшы кеше...
Юбилей елы алдыннан безнең Кама яны шәһәр һәм район вакыйгалары, тормышлары кызыклы, Бондюг төбәге кебек бай тарихлы кешеләр турында материаллар яктыртуны башлыйбыз.
Үзләреннән якты эз калдырганнарның күбесе бакыйлыкта, ләкин алар белән эшләгән һәм аралашкан кешеләрнең әле һаман да исендә. Болар исемнәре зур хәрефле кешеләр. Чирек гасыр элек искиткеч яхшы кеше Надежда Михайловна Беляева дөньядан китте, 16 августта аңа 100 яшь тулыр иде. Бу гаҗәеп ханым турында әле һаман да җылы сүзләр генә сөйлиләр. Ул намуслы, гадел, акыллы остаз һәм дус.
- Изге күңелле, ярдәмчел әниебезне искә алып, ирексездән ул еллардагы илебез, шәһәребездә булган вакыйгаларга кире кайтабыз. Нинди кешеләр иделәр алар! - дип яза кызы Тамара Сергеевна Кудерцева.
Н.Беляева Сәйтәк авылында туа һәм анда балачагын үткәрә. Утызынчы елларда, алты кыз үскән гаилә Бондюгка күчә, әтиләре химзаводка эшкә урнаша. Сугыш башланыр алдыннан җиде сыйныф тәмамлагач, Ленинградта рабфак бетереп, кияүгә чыга. Комсомол, актив җәмәгатьчене партиягә алалар, тормышының ахырына кадәр ул аңа тугры булып кала. Каты авырудан әтисе үлә һәм гаиләне кайгырту 25 яшьлек өлкән кыз Надежда җилкәсенә төшә. Тормыш иптәше фронтта, үзе тылда җиңүне якынайталар. Авыр сугыш елларында коммунист Н.Беляеваны райком партиясенең өченче секретаре итеп сайлыйлар. Аңа четерекле хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә, аеруча сугыштан соңгы елларда - авыл хуҗалыгын һәм промышленностьне торгызу, көндәлек тормышны көйләү һәм сугыштан кайткан якташларын эшкә урнаштыру. Надежда Михайловнаның ире һәлак була һәм аның кулында ике бала, әнисе һәм сеңелләре торып кала.
60-елларда аны Л.Карпов исемендәге химия заводына җибәрәләр, ул анда эш һәм хезмәт хакы бүлеген җитәкли. Яңа производстволар төзелгәч гипосульфит цехы начальнигы итеп билгелиләр. Яшь коллективны бергә туплап, смена, бригадаларда ярышларны тиешле дәрәҗәдә оештырып ул цехны алдынгылар сафына чыгара. Надежда Михайловна инициативасы белән завод парткомы, ул анда озак еллар әгъза була, артта калган унынчы цехка җибәрә. Комсомолларны берләштереп, көндәлек проблемаларны хәл итеп, цехтагы микроклиматны тамырыннан үзгәртеп, ул цехны алдынгы итә, коллектив тормышы кайный. Цех әлегә кадәр ул абруйны төшерми, аның продукциясе һәрвакыт сораулы.
Кемгә Надежда Михайловна эш башлаганда ярдәм иткән, шул кешеләр - начальниклар һәм цех эшчәннәре В.Макарычева, С.Гыйләҗетдинов, Н.Тарасова, Ф.Ганеева, Л.Сорвина, Л.Сорокина һәм башкалар аны иң яхшы сүзләр белән искә алалар. Хезмәттәге казанышлары өчен ул күпсанлы орден, медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Аңа "КПССның 50 еллыгына" хөкүмәт билгесе аеруча кадерле була.
Н.Беляева якыннары, аны белүчеләр күңелендә тыйнак, шул ук вакытта сөкемле хатын-кыз буларак яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев