Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Почётлы химик һәм гражданин

Предприятие юбилее елында аның беренче генераль директоры Лаздат Файрушин шәхси юбилеен билгеләде.

Юл башы

Лаздат Хәсәнович хезмәт биографиясен 1950 елда ремонт-төзелеш цехында балта остасы буларак башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң заводка кайта. 1956 елдан аның һөнәри үсеше башлана: нормалаучы, силикат цехы начальнигы, урынбасар, ә аннан соң сульфит һәм реактив тозлар цехы начальнигы.

Казан химия-технология техникумын читтән торып тәмамлап, 1972 елда ул Казан химия-технология институтында югары белем ала.

Л.Файрушинның җитәкче-хуҗачыл буларак сәләте 1975 елда реактив тозлар цехы начальнигы итеп билгеләнгәч ачыла. Аның җитәкчелегендә әчекүкертле магний бүлекчәсендә реконструкция үткәрелә, буялган әчекүкертле барий, әчекүкертле рентгеноскопик барий пастасын җитештерү оештырыла һәм үзләштерелә.

Иске мәйданчыктан, технологик процессларның төп стадияләре камилләштерелгән яңа бинага натрий сульфиты җитештерүне күчерү буенча чаралар башкарыла.

1983тән 1989 елларда Лаздат Хәсәнович предприятиенең баш инженеры вазифасында була. Бу чорда ул вакытка карата эреләрдән булган объект төзелә һәм эксплуатациягә кертелә – силикагель комплексы.

Беренче директор

Ике заводны берләштергән 1990-92 елларда Лаздат Хәсәнович химия продукциясе җитештерү буенча “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” ПО башында торды. Берләшмә таратылу белән ул Л.Я.Карпов исемендәге химзавод директоры була. 1994 елдан предприятие акционерлык җәмгыяте булып үзгәртелгәч Л.Файрушин әлеге вазифага директорлар советы рәисе белән расланды – “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” ААҖ генераль директоры белән.

Бу завод икътисадында бөтен ил ирекле базар бәяләренә күчү уңаеннан төп дулкынланулар башланган чор иде. Базар мөнәсәбәтләрен булдыру һәм формалаштыру илдә, шулай ук заводта приватизацияләү белән узды. Мондый катлаулы хәлдә Россиядә элеккеге булган предприятие белән җитәкчелек итү күп көч, белем һәм тәҗрибә таләп итә. 1992 ел башына завод балансында түбәндәгеләр булды: 155 кв.м гомум мәйданлы фатирлар белән торак-коммуналь хуҗалык, шәһәрнең барлык социаль-мәдәни көнкүреше, биш балалар мәктәпкәчә учреждениесе, аларны тотуга зур финанс һәм матди кыйммәтләр сарыф ителде.

Авырлыкларны җиңеп

Товар базарында даими алышынучы хәлләр шартларында предприятиедә биосульфит натрие, сыек пыяла, кислоталы электролит, аккумуляторлы һәм техник күкерт кислотасы растворларын җитештерү һәм сату оештырыла. “Реактив” квалификацияле гидрат окисы һәм углекислоталы барий җитештерү үзләштерелә. Углекислота кулланып углекислый барий алу өчен барий окисы гидраты аналык эремәсен карбонлаштыру буенча куелыш монтажлана һәм кертелә. Халык кулланышы товарлары цехында читтән юнәтелгән продукцияне вак фасовкалау оештырыла: кальцийлаштырылган сода, хлорлы известь, водород перекисе һәм башкалар.

 Силикагель җитештерү калдыкларыннан “Тойма” чистарту пастасы җитештерелә һәм фасовкалана. Әлеге чараларның барысы да Л.Файрушин башында торган завод җитәкчелеге белән предприятиене саклап калуга юнәлтелә. Һәм болар гына да түгел. Катлаулы икътисадый хәлдә завод, шәһәр төзүче предприятие буларак торак төзи. Заводылар өчен Хезмәт урамында 60 фатирлы йортлар сафка бастырыла, шулай ук әлеге урамда 75 фатирлы йорт төзелә башлый.

Бартер килешүе буенча алынган товарларны сату өчен элеккеге “Коммуна” кинотеатры бинасында “Лилия” кибете ачыла, Пушкин урамы буенча – продуктлар кибете, анда заводлылар хезмәт хакы хисабына продуктлар юнәттеләр.

Җигүле транспорт участогында 80 башка дуңгыз фермасы оештырыла, продукциясен заводлылар хезмәт хакы хисабына сатып алалар. Сөт эшкәртү һәм сыр җитештерү буенча цех булдырыла.

Шәһәрлеләр өчен изге эшләр

Шәһәрне җылылык белән тәэмин итү ышанычлы булсын өчен 2 нче котельныйдан Гагарин урамына кадәр җылылык трассасын алыштыру эшләре башкарыла. Шулай ук иске поселокны җылы белән тәэмин итү өчен җылылык трассасы үткәрелә.

1993 елда генераль директор инициативасы һәм көче белән “Коммуна” кинотеатры районында буа торгызыла – тере табигать почмагы, соңрак Ул “Ушковлар утраулары” комплексына кертелә һәм аның белән бүгенге көндә менделеевлылар горурланалар, завод идарәсе янында теплица төзелә. АТЦ каршында автомашиналар өчен түләүле тукталыш ачыла, ул бүгенге көнгә кадәр гамәлдә.

Завод хакимияте инициативасы белән 1994 елның икенче яртысында алдан төзелгән нульле цикл буенча мәчет бинасын торгызуда барлык төп гомум төзелеш эшләре башкарылды.

Л.Файрушинның ярты гасырдан артык булган хезмәт биографиясендә башкарылган эшләрне бик озак санарга була.

1994 елның мартында завод 37 процент акция пакетлары белән акционерлык җәмгыяте итеп үзгәретелә. Бу уңайдан завод коллективында зур оештыру-аңлату эшләре алып барыла, аның инициаторы Л.Файрушин була. Ул акционерлык җәмгыятенең беренче генераль директоры була, район һәм шәһәр советлары депутаты булып бер генә мәртәбә сайланмый, район һәм шәһәрдәге тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша.

Хезмәт һәм намус буенча

Озак еллар хезмәт эшчәнлеге өчен Лаздат Хәсәнович югары ведомство оешмаларының күпсанлы грамоталары белән бүләкләнә. Аның архивында “Лаеклы хезмәте өчен”, “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре саклана. 1987-1993 елларда аңа “ТАССР атказанган химигы”, “ТАССР атказанган рационализаторы”, “РФ почётлы химигы” исемнәре бирелә. Бу бүләкләрнең барысы да – шәһәребезнең хөрмәтле кешесенең күрсәткән хезмәтләренә бәя, аның заводта эш стажы 55 ел.

Лаздат Хәсәнович 2005 елда хуҗалык эшләре һәм җитештерү резервы буенча генераль директор ярдәмчесе вазифасыннан лаеклы ялга китә, анда “Экономика экономияле булырга тиеш” принципы белән эшли, авыр вакытта заводның тотрыклы эшләве өчен күп көч куя.

2012 елда район советы сессиясе карары белән Л.Файрушинга, безнең предприятиенең беренче генераль директоры буларак “Менделеевск шәһәренең почётлы гражданины” исеме бирелә. Таныклык Лаздат Хәсәновичка шәһәрнең 45 еллыгын бәйрәм итү көнендә тапшырыла, чөнки аның үсеше өчен ул гомере дәвамында күп хезмәт куя һәм белемен кызганмый.

Бу көннәрдә, Лаздат Хәсәновичны истәлекле датасы белән котлап, аңа киләчәктә дә көр күңелле һәм тормышны сөючән булып калуын телибез. Аның дистәләгән еллар дәвамында тупланган зирәклеге, тормыш һәм бай тәҗрибәсе, заводлыларның яңа буын вәкилләренә файдалы, ә яшьләребез өчен үрнәк булсын.

Юбилеегыз белән, Лаздат Хәсәнович! Тагын озак еллар сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын!

Хакимият, профсоюз комитеты, “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” АҖ ветераннар Советы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев