Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Боксчылар кышкы Олимпиадага старт бирде

10 гыйнвардан 12 сенә кадәр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында Сочидагы кышкы Олимпиадага багышланган бокс буенча VI Ачык республика турниры узды. Беренчелектә Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Әлмәт, Биектау, Байлар Сабасы һәм Ижевскидан спортчылар катнашты. Турнирны катнашучылар парады ачты. Боксчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча...

10 гыйнвардан 12 сенә кадәр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында Сочидагы кышкы Олимпиадага багышланган бокс буенча VI Ачык республика турниры узды.
Беренчелектә Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Әлмәт, Биектау, Байлар Сабасы һәм Ижевскидан спортчылар катнашты.
Турнирны катнашучылар парады ачты. Боксчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов котлады, гадел уен, зур җиңүләр теләде.
- Мин 14 ел тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәм, - ди Саба спортчыларының остазы Рифат Хисамов. - Бүген безне туганым - хезмәт ветераны Марс Нуриев хуплый.
Илгизәр Глюмов Кама Аланыннан улы Булат өчен җан атарга килгән.
- Һәр шөгыль улымның үз көченә ышануын арттыра, ул берничә мәртәбә төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулады, - ди горурланып, әти кеше.
Яр Чаллыдан Андрей Лялинга 14 яшь. Ул бокста биш ел.
- Бокс шәхси спорт төре булса да, бездә команда бердәмлеге бар, - дип сөйли Андрей. - Бүген мин Чаллы командасының яклавына өметләнәм.
Бу вакытта рингка юниорлар Айдар Бикбаев (Саба) һәм Ислам Хасбиуллин чыга (Казан). Соңгысы 189 сугыш үткәргән, бүген дә ышанычлы җиңү яулады. Икенче пар - иң кечкенәләр: Ислам Ибәтуллин һәм Дмитрий Савельев. Ислам Марсель Шәфыйковта шөгыльләнә. Яшь спортчылар үзләрен тәвәккәл тота, сугулары төгәл. Раунд Диманың җиңүе белән тәмамланды.
Финал уеннары нәтиҗәсендә "Батыр" спорт мәктәбе шәкертләре үз үлчәү категорияләрендә сигез призлы урын алдылар: Ислам Вәлиев һәм Александр Егоров - беренче, Дмитрий Байтуганов, Игорь Судариков, Тимур Әхмәтгәрәев, Владимир Нелазский, Глеб Плитман һәм Динар Чулаков - икенче. Егетләр марсель Шәфыйковта һәм Эдуард Шакировта шөгыльләнәләр.
Җиңүчеләр һәм призёрлар медаль, кубок һәм дипломнар, ярышларның иганәчесе шәхси эшмәкәр Ильяс Вәлиевтан кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Рәхилә Мирзаянова

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Олимпиада Менделеевск яналыклары

2
X