Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Брейк-данс – “Мастер” клубы стихиясе

"Мастер" үсмерләр-яшьләр клубы 2004 елда оешты, 2010 елда ул яңа урынга - Татарстан урамының 3 нче йортына күченде. Дүрт тренер өч юнәлештә: татар-башкорт милли көрәше, гомуми физик әзерлек, брейк-данс буенча күнекмәләр үткәрә. Клубка 98 бала йөри. Ул билгеләп үткәнчә, шәкертләр брейк-данс культурасын өйрәнү буенча шөгыльләргә өстенлек бирәләр, балалар физик һәм...

"Мастер" үсмерләр-яшьләр клубы 2004 елда оешты, 2010 елда ул яңа урынга - Татарстан урамының 3 нче йортына күченде. Дүрт тренер өч юнәлештә: татар-башкорт милли көрәше, гомуми физик әзерлек, брейк-данс буенча күнекмәләр үткәрә. Клубка 98 бала йөри.
Ул билгеләп үткәнчә, шәкертләр брейк-данс культурасын өйрәнү буенча шөгыльләргә өстенлек бирәләр, балалар физик һәм спорт күнекмәләре алып кына калмыйлар, иҗади яктан да үсәләр. Егетләребез Россия, республика смотр-фестивальләрендә призлы урыннар яулыйлар: "Tne funckit" командасы республикада лидерлык позициясен даими ныгыта.
Егетләр Зәй, Чаллы, Самара, Тольятти, Пермь, Әлмәт шәһәрләрендә оештырылган төрле дәрәҗәдәге ярышларда беренче урыннарга лаек булдылар.
Команданың актив әгъзасы Нәҗип Миңнекаев март аенда Франциядә узачак брейк-данс буенча дөнья чемпионатында Россия һәм республика данын яклаячак.
Күчмә чараларны финанслау, су белән тәэмин итү торбаларын алыштыру, клубка оргтехника сатып алу проблемалы мәсьәләләр булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары МАстер