Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Химиклар да, судьялар да ярыша

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Нептун" сәламәтләндерү комплексында шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм бассейнга йөрүче балалар һәм әти-әниләрдән төзелгән командалар йөзүдә ярыштылар. Җыелганнарны бәйрәм белән котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин уңышлар, күтәренке кәеф һәм җиңүләр теләде. "Нептун" СК (директоры Розалия Насыйфуллина) коллективы билгеле даталарга карата...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Нептун" сәламәтләндерү комплексында шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм бассейнга йөрүче балалар һәм әти-әниләрдән төзелгән командалар йөзүдә ярыштылар.
Җыелганнарны бәйрәм белән котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин уңышлар, күтәренке кәеф һәм җиңүләр теләде.
"Нептун" СК (директоры Розалия Насыйфуллина) коллективы билгеле даталарга карата мондый ярышларны еш оештыра. Гаилә командалары "Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" бәйгесендә үзләрен тәҗрибәле йөзүчеләр итеп таныттылар. Нәтиҗәдә Щербаковлар гаиләсе пьедесталның беренче баскычына менде һәм кубокка ия булды. Икенче урында - Низамовлар, Плехановлар - өченче, дүртенче урынга Комаровлар чыкты. Катнашучыларга район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары һәм бассейнга абонементлар тапшырылды.
Ярышларның икенче өлешендә Карпов исемендәге химия заводы, үзәк хастаханә, район суды, мәгариф идарәсе, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, "Ижминводы" санаторие һ.б. оешмалар вәкилләре көч сынашты.
Карпов исемендәге химия заводы профком рәисе урынбасары Татьяна Митшина район күләмендә узган бар ярышларда да уңышлы катнашуларын белдерде.
- Нинди генә төр спортта булмасын, яшьләр белән бергә өлкәннәр дә сынатмый. Республика дәрәҗәсендә дә төрле конкурс-фестивальләрдә урыннар яулыйбыз, - диде.
Хатын-кызлар ирекле стильдә - 25, ирләр 50 метр араны үтәргә тиеш булды. Йөзүчеләр арасында җәелдерелгән кызу ярыш җиңүчеләрне ачыклады. Оксана Габделбариева ("Айсберг" боз сарае), Әлфия Вәлиева (хастаханә), Лидия Коровина (район суды), Максим Кузнецов, Раиф Исхаков (Карпов ис. химзавод), Евгений Ямщиков (3 нче мәктәп), Марат Зарипов (нотариаль контора) беренчелеккә чыктылар. Уңышка ирешүчеләр Мактау грамоталары һәм бассейнга йөрүгә абонемент алдылар.

Реклама

Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Нептун Менделеевск яналыклары