Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск янә спортчыларны кабул итте

17-18 гыйнварда "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. - Ярышларда республиканың сигез шәһәреннән 176 спортчы катнаша, - диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин. - Турнирның географиясен киңәйтүе куанычлы, бүген Аксубай, Норлат, Бөгелмәдән кикбоксчылар килгән. Спорт азарты, гадел сугышлар телим. Котлауларга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм...

17-18 гыйнварда "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды.
- Ярышларда республиканың сигез шәһәреннән 176 спортчы катнаша, - диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин. - Турнирның географиясен киңәйтүе куанычлы, бүген Аксубай, Норлат, Бөгелмәдән кикбоксчылар килгән. Спорт азарты, гадел сугышлар телим.
Котлауларга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спортның җәйге төрләре бүлеге белгече Айрат Гатауллин, баш судья Александр Комаров кушылдылар.
Ярышлар семи-контакт һәм лайт-контакт бүлекләрендә узды.
Беренчеләрдән булып татамига Тимур Гомәров (Менделеевск) һәм Айнур Газизуллин (Яр Чаллы) чыкты.
Тамашачы трибунасында Тимурны хуплау төркеме - әнисе Наталья Алексеевна һәм бабасы Рәшит Мөкатдисович.
- Улым мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнаша, - дип сөйли әнисе. - Ул күптән түгел генә тренер Олег Немтыревта шөгыльләнә башлады.
Беренче сугышта уңыш Тимур ягында булды, ул көндәшен җиңде.
Алабугадан Руслан Зябцов, Дима Родионов һәм Максим Тунгусков - дуслар.
- Без Бөгелмәдә, Яңа Чишмәдә ярышларда булдык, хәзер сезгә килдек, - диләр алар. - Бары тик җиңүгә өмет тотабыз, иң яхшы тренерыбыз Сергей Леонидович Шумихинны сынатасыбыз килми.
Үсмерләр киләчәктә үзләрен зур спортка багышларга ниятлиләр.
- Мин кикбоксчы булам, - дип бүлешә Руслан. - Халыкара дәрәҗәдәге сугышларда катнашасым килә.
- Ә безгә тренерлык эшчәнлеге ошый, - дип өстиләр Дима һәм Максим.
Спортчылар ике көн дәвамында беренчелек пальмасы өчен көч сынаштылар. Нәтиҗәдә үз яшь категорияләрендә Елена Багнюк, Екатерина Мазилкина беренче урыннарны яуладылар, Сергей Иванов, Наил Мусикаев, Анна Пермякова - икенче, Тимофей Маслихин - өченче. Спортчыларның тренеры - Олег Немтырев.
Җиңүчеләргә һәм призёрларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Рәхилә Мирзаянова
Автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Кигбоксинг