Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Без спортны сайлыйбыз

Кышкы салкын кичләрдә һәм көннәрдә гаиләне нәрсә берләштерә, рухны ныгыта һәм кәефне күтәрә ала? Билгеле, саф һавада йөрү, тагын да яхшырагы - тимераякта шуу. Бу кышта беренче мәктәп янындагы бозлавыкны вакытында катырдылар - Яңа ел каникулларында ул балалар һәм гаилә белән ял итү үзәгенә әйләнде. Шугалак берничә елдан бирле гамәлдә,...

Кышкы салкын кичләрдә һәм көннәрдә гаиләне нәрсә берләштерә, рухны ныгыта һәм кәефне күтәрә ала? Билгеле, саф һавада йөрү, тагын да яхшырагы - тимераякта шуу. Бу кышта беренче мәктәп янындагы бозлавыкны вакытында катырдылар - Яңа ел каникулларында ул балалар һәм гаилә белән ял итү үзәгенә әйләнде.
Шугалак берничә елдан бирле гамәлдә, монда мәктәп директоры Александр Степановның өлеше зур. Ул тимераяклар һәм махсус кар чистарту техникасы сатып ала. Укытучы Виктор Зеленцов шугалакны су сибеп катыруга тырышлык куя.
- Иң мөһиме - су сибү технологиясен үтәү. Һава торышы салкын булырга тиеш, махсус техника һәм кешеләр кирәк. Укучыларым ярдәм итә, аларга бу процесс ошый, - дип билгеләп үтә Виктор Никандрович.
Шугалакны катыру остасы булган 9 нчы сыйныф укучысы Дима Клюкин көн буена мәктәптән китми. Паша Маштаков, Женя Лапин, Стас Коновалов, Виталий Наумов белән бергә бу эш белән шөгыльләнә.
- Ике тимер торба бер-берсенә швабра формасында тоташкан, - дип аңлата Дима. - Берсендә күп тишекләр, шулар буенча чүпрәккә су ага. Шундый җайланма ярдәмендә без шугалакка җылы су сибәбез, боз ката һәм файдалануга әзер була.
Энтузиастларны укучыларның әти-әниләре дә хуплый. Мисал өчен, Ямалтдиновлар гаиләсе өчен шугалакка поход - традиция.
- Өч улым бар, аларның сәламәт, көчле булуларын телим. Кечесенә дүрт яшь, ул да безнең белән. Балалар белән аралашу, бергәләшеп ял итү - шатлык, - ди Альберт Тимерханович.
Ул үз улларын гына күзәтеп калмый, башка балалар белән дә аралаша. Хоккей уенында аны еш кына капкага куялар, әмма безнең әңгәмәдәшебез әлегә тимераякка басарга кыймый, югыйсә яшь чагында яхшы шуган. А.Ямалтдинов кар чистартуда да булышлык күрсәтә. Мисал өчен, без булган көнне ул иртән балалар бозны катыра алсын өчен кичке унда кар чистартырга килгән.
Кәрим Хәбибуллин, Марат Вәлиев, Айдар Хуҗин рәхәтләнеп шуалар. Алар бозда ышанычлы торалар, хоккей уйныйлар һәм бөек хоккейчылар булырга хыялланалар.
- Зарарлы гадәтләр спортка комачаулый, - дигән фикердә ел ярым шөгыльләнүче 8 нче сыйныф укучысы Максим Голов.
Сергей Иванов шугалакка бабасы белән килгән, ул оныгына ботинка бавын бәйләргә ярдәм итә.
- Элек үзем дә шуа идем, хәзер оныгымны күзәтәм, тимераякта шуарга өйрәнсен һәм сәламәт булып үссен, - дип елмая Таһир абый.
Оля Куликова дусты Юлия Пермякова белән әтисенә шуу осталыгын күрсәтә.
- Шулай булмаска, ул биш яшьтән шөгыльләнә, - ди Алексей Куликов. - Монда бозны яхшы итеп катыралар, өебезгә дә якын. Шуның өчен ешрак килергә тырышабыз.
- Тимераякны прокатка бирүдән җыелган акчаны кар чистарту техникасы өчен бензинга тотабыз, - дип сөйли Виктор Никандрович. - Ләкин тимераякка ихтыяҗ аз, шунлыктан аны үткенләтү мөмкинлеге юк. Шуның өчен анда шуу зур канәгатьләнү хисе тудырмый. Бу мәсьәләне берничә мәртәбә күтәрдем, хәтта Twitterга бу турыда район башлыгы Игорь Приваловка хәбәр җибәрдем, ул йогынты күрсәтергә вәгъдә бирде...
Материал басмага әзерләнгән арада, проблеманы хәл итү юлы табылды. "Айсберг" боз сарае базасында тимераякларны кайрау станогы бар икән.
- Беренче мәктәп янындагы шугалак өчен җаваплыларга тимераякларын үткенләргә безгә килергә тәкъдим ясадык, - дип аңлатма бирә "Айсберг" директоры Сергей Данилов.
Ә шугалакта һәр кичне музыка уйный, яктырткычлар балкый, балаларның һәм өлкәннәрнең шат тавышлары яңгырый.
Г.Гыйләҗетдинова
С.Романов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары сђламђт яшђњ рђвеше яклы