Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Новости с тегом - Менделеевск яналыклары

    • 14 марта 2014 - 04:33
      Кобудо – спорт, сәламәтлек, характер
      Бәйрәм көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында күпсанлы җанатарлар җыйган азартлы ярышлар булды. Татарстанның 15 районыннан һәм күрше Удмуртиядән төрле авырлык категориясендәге 450 спортчы кобудо көнчыгыш хәрби сәнгате ярышларында чемпион титулы исеме өчен көрәште. - Безнең шәкертләр өчен яллар юк диярлек. Ярышлар графигы бик тыгыз. Әгәр балаларның нәтиҗәгә ирешүгә омтылышы бар икән,...
      872
      0
      0
    • 7 марта 2014 - 04:59
      Район данын арттыралар
      Алабугада бадминтон буенча узган зональ Татарстан беренчелегендә яшь менделеевлылар төрле разрядларда җиңүгә ирештеләр. Унике яшьлек Елизавета Чугунова, Актаныш, Әгерҗе, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама спортчыларын артта калдырып, абсолют җиңүче дип аталды, чөнки аңа ялгыз, парлы, катнаш-парлы (микст) чыгышларда тиңнәр булмады. 10 яшьлек сеңлесе Анастасия, апасыннан бер дә калышмыйча, парлы ярышта...
      385
      0
      0
    • 5 марта 2014 - 05:07
      “Фомина” командасы кубокка ия
      Район башлыгы призына хоккей буенча шәһәр чемпионаты җиңүчеләрне ачыклады. Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашты. Ике атна дәвамында "Айсберг", "Лигры", "Фомина", "Динамо", "Монай" командалары (80 хоккейчы) киеренке көрәш җәелдерделәр. Нәтиҗәдә "Фомина" - беренче, "Лигры" - икенче урынга чыкты, "Монай" - өченче. "Динамо"командасы җиңүгә омтылуы өчен билгеләнде....
      743
      0
      0
    • 26 февраля 2014 - 04:53
      Химиклар да, судьялар да ярыша
      Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Нептун" сәламәтләндерү комплексында шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм бассейнга йөрүче балалар һәм әти-әниләрдән төзелгән командалар йөзүдә ярыштылар. Җыелганнарны бәйрәм белән котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин уңышлар, күтәренке кәеф һәм җиңүләр теләде. "Нептун" СК (директоры Розалия Насыйфуллина) коллективы билгеле даталарга карата...
      335
      0
      0
    • 18 февраля 2014 - 11:53
      Спорт иртәсе, яки барыбыз да чаңгы юлына!
      Ял көннәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район башлыгы призына "Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары узды. Шимбә иртәсендә "Батыр" спорт-яшүсмерләр мәктәбе территориясендә музыка уйнады, халык күп һәм бик күңелле булды. Бозлавык булуга карамастан, олысы-кечесе шунда агылды. Бәйгегә җитештерү коллективлары һәм район учреждениеләре вәкилләре: профессионаллар һәм чаңгы ярышларын яратучылар җыелды....
      811
      0
      0
    • 12 февраля 2014 - 05:15
      Чемпионнардан мастер-класс
      Олимпия уеннары ачылу көнендә "Айсберг" балалар-үсмерләр мәктәбенең хоккей секцияләре шәкертләре профессионаллар - Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей клубы әгъзалары белән уйнау мөмкинлеге алды. Балаларга кунакка капкачы Александр Судницын, сакчы, юниорлар арасында дөнья чемпионы Максим Березкин, һөҗүмчеләр - юниорлар арасында чемпионатның көмеш призеры Павел Куликов, Петр Хохряков, Ярослав һәм Станислав Альшевскийлар килде....
      359
      0
      0
    • 31 января 2014 - 04:54
      Брейк-данс – “Мастер” клубы стихиясе
      "Мастер" үсмерләр-яшьләр клубы 2004 елда оешты, 2010 елда ул яңа урынга - Татарстан урамының 3 нче йортына күченде. Дүрт тренер өч юнәлештә: татар-башкорт милли көрәше, гомуми физик әзерлек, брейк-данс буенча күнекмәләр үткәрә. Клубка 98 бала йөри. Ул билгеләп үткәнчә, шәкертләр брейк-данс культурасын өйрәнү буенча шөгыльләргә өстенлек бирәләр, балалар физик һәм...
      805
      0
      0
    • 31 января 2014 - 04:40
      Безнең егетләр – Россиянең спорт мастерлары
      Спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен Руслан Рафаэлевич Минһаҗев, Сергей Алексеевич Чернов, Евгений Егорович Черкашинга билбау белән көрәш буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелде.
      785
      0
      0
    • 23 января 2014 - 12:00
      “Алтын алка”
      16-18 гыйнварда Мамадышта узган ярышларда "Айсберг" боз сараеның "Лигры" хоккей командасы да катнашты. А.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының зональ этабында 2003-2004 елгы балалар ярышты. Сигез команда арасында тренер Илфат Надыйров әзерләгән лигрылылар уены грамота белән билгеләнде. Камил Ахмедовка "Иң яхшы һөҗүмче" буларак грамота тапшырылды.
      860
      0
      0
    • 23 января 2014 - 11:57
      Беренче уңышлар
      "Айсберг" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь фигуралы шуучылар Оренбург өлкәсендә ярышларда катнаштылар. Тюльган шәһәренә Мәскәү, Оренбург, Саратов өлкәләреннән, Магнитогорск, Уфа, Оренбург шәһәрләреннән, Татарстанның берничә районыннан тимераякта фигуралы шуу осталары җыелды. Менделеевскидан тренер Артём Харинның алты шәкерте катнашты. Очрашуда Алия Фәтхетдинова I үсмерләр разрядын үтәде. Азалия Мөхәмәдиева, Полина Блохина II дәрәҗә разрядка...
      1
      0
      0
    • 21 января 2014 - 11:27
      Менделеевск янә спортчыларны кабул итте
      17-18 гыйнварда "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. - Ярышларда республиканың сигез шәһәреннән 176 спортчы катнаша, - диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин. - Турнирның географиясен киңәйтүе куанычлы, бүген Аксубай, Норлат, Бөгелмәдән кикбоксчылар килгән. Спорт азарты, гадел сугышлар телим. Котлауларга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм...
      833
      0
      0
    • 16 января 2014 - 11:57
      Олимпиаданы каршылап
      Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча укучыларның республика спартакиадасы кысаларында бассейнда йөзү буенча аның район этабы узды. Ярышта барлык шәһәр (4 нче мәктәптән тыш) һәм Илнәт, Турай, Ижёвка, Песәй, Монаш, Иске Гришкин, Камай, Яңабирде, Татар Чаллысы мәктәпләреннән 13-15 яшьлек спортчылар катнашты. 76 үсмер ирекле стильдә 25 метрга йөзде. Команда һәм...
      313
      0
      0
    • 15 января 2014 - 05:02
      Боксчылар кышкы Олимпиадага старт бирде
      10 гыйнвардан 12 сенә кадәр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында Сочидагы кышкы Олимпиадага багышланган бокс буенча VI Ачык республика турниры узды. Беренчелектә Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Әлмәт, Биектау, Байлар Сабасы һәм Ижевскидан спортчылар катнашты. Турнирны катнашучылар парады ачты. Боксчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча...
      353
      0
      0
    • 11 декабря 2013 - 04:45
      Кыш бабай призына
      7-8 декабрьдә «Айсберг» Боз сараенда 2005 елда туган юниорлар арасында Кыш бабай призына хоккей буенча ачык турнир узды. Ярышларда «Лигры» (Менделеевск), «Олимп» (Мамадыш), «Ижсталь» (Ижевск), «Луч» (Можга) командалары катнашты. - Мин бүген судья ролендә, - ди Андрей Трошин. - Менделеевск юниорларына зур өметләр баглыйм, аларның потенциалы бар. Лариса Парамонова улы...
      0
      0
      0
    • 11 декабря 2013 - 04:22
      Спорт – ул тормыш
      Сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикле спортчылар Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткән спартакиадада актив катнаштылар. Спорт ярышлары "Химик" комплексының зур залында узды. Җыелганнарга район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. - Һәр кешенең җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булуы мөһим. Районда "Кулай мохит" программасы кабул ителде һәм тормышка ашырыла....
      791
      0
      0
    Реклама