Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Олимпиаданы каршылап

Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча укучыларның республика спартакиадасы кысаларында бассейнда йөзү буенча аның район этабы узды. Ярышта барлык шәһәр (4 нче мәктәптән тыш) һәм Илнәт, Турай, Ижёвка, Песәй, Монаш, Иске Гришкин, Камай, Яңабирде, Татар Чаллысы мәктәпләреннән 13-15 яшьлек спортчылар катнашты. 76 үсмер ирекле стильдә 25 метрга йөзде. Команда һәм...

Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча укучыларның республика спартакиадасы кысаларында бассейнда йөзү буенча аның район этабы узды.
Ярышта барлык шәһәр (4 нче мәктәптән тыш) һәм Илнәт, Турай, Ижёвка, Песәй, Монаш, Иске Гришкин, Камай, Яңабирде, Татар Чаллысы мәктәпләреннән 13-15 яшьлек спортчылар катнашты. 76 үсмер ирекле стильдә 25 метрга йөзде. Команда һәм шәхси беренчелектә күрсәтелгән нәтиҗәләр буенча призлы урыннар билгеләнде. Кызлар арасында иң тиз йөзүчеләр дип беренче һәм икенче урыннарны яулаган шәкертләр Лилия Загуменных һәм Лиза Чугунова аталды (1 нче мәктәп). Өченчелек гимназияле Анна Гудовскихта. Егетләрдән өченче мәктәптән Александр Манжинга тиңнәр булмады. Беренче мәктәп укучысы Антон Долганов - икенче. Родион Грицук - өченче (3 нче мәктәп). Команда зачётында гимназиялеләр - беренче, икенчелекне 7 нче мәктәп яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Бассейн Менделеевск яналыклары