Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район башлыгы призына хоккей

"Айсберг" боз сараенда ике ай дәвамында район башлыгы призына хоккей буенча шәһәр чемпионаты узды. Анда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең "Айсберг", эчке эшләр бүлегенең "Динамо", "Администрация" һәм "Монай" командалары катнашты. Асия Мөхәммәтханова 30 март көнне биредә "Айсберг" һәм "Администрация" командалары арасында хоккей уены чемпионатка нокта куйды. Ярышлар киеренке шартларда узды,...

"Айсберг" боз сараенда ике ай дәвамында район башлыгы призына хоккей буенча шәһәр чемпионаты узды. Анда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең "Айсберг", эчке эшләр бүлегенең "Динамо", "Администрация" һәм "Монай" командалары катнашты.
Асия Мөхәммәтханова
30 март көнне биредә "Айсберг" һәм "Администрация" командалары арасында хоккей уены чемпионатка нокта куйды. Ярышлар киеренке шартларда узды, ике команда да яхшы әзерлекле булулары белән аерылып тордылар. Җанатарларның көч биреп торуы хоккейчыларны тагын да яхшырак уйнарга этәрде.
Хезмәт ветераны Геннадий Пермяков уеннар барышын аеруча кызыксынып күзәтте.
- Оныгым Владимир уйнаган команда өчен җан атам. Ул студент, Яр Чаллының автомеханика техникумында укый. Мәктәп елларында 1 нче мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында хоккей белән мавыкты. Аның Мактау грамоталары бихисап, иң яхшы капкачы буларак та танылды, республика ярышларында да катнашканы бар, футбол белән дә кызыксына, - ди Геннадий Николаевич. - Абыйсының уйнаганын күрергә оныгым Анна да килде. Ул кикбоксинг белән шөгыльләнә, балалар иҗат үзәгенә бию түгәрәгенә йөри.
Шул арада Владимир капкага беренче алканы кертте. Уенның соңгы минутларында хоккейчылар тагын да яхшырак һәм җитезрәк хәрәкәтләнергә, җиңүгә омтылдылар.
Нәтиҗәдә, "Администрация" командасы көндәшен 7:5 исәбе белән җиңде.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең "Айсберг" боз сарае директоры С.Данилов муниципаль район башлыгы призына узган ярышларның тәмамлануы турында хәбәр итте һәм җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләрен башлады.
Рунар Вәлиев ("Форсаж"командасы) "Иң яхшы сакчы" булса, Андрей Трошин ("Администрация") "Иң яхшы капкачы" дип табылды. "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә Александр Овечкин ("Айсберг") лаек булды. Рамил Муллаҗанов ("Форсаж") "Иң яхшы уенчы" буларак танылды.
"Динамо" командасы - ярышларда катнашулары, "Айсберг" җиңүгә омтылышы өчен бүләкләнделәр.
Командалар арасында өченче урынга монайлылар чыкты. Икенче урынга "Администрация" лаек булды. Беренчелекне алган "Форсаж" командасына күчмә кубок тапшырылды. Җиңүчеләр һәм иң яхшы уенчылар район башлыгының Мактау грамоталары, истәлекле призлар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Айсберг Менделеевск яналыклары