Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык контролендә

Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы "халык контроле" сервисына Менделеевск районында яшәүче 8 кешедән шикаять килде. Чагыштыру өчен: Чаллыдан - 154 хәбәр, Алабугадан 30 хәбәр алынды. Шуны искәртеп үтәбез, "Халык контроле" Татарстан җитәкчелеге инициативасы белән апрель аенда эшли башлады. Ул "Ачык хөкүмәт" концепциясен үз эченә ала һәм муниципаль берәмлекләр мониторингын...

Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы "халык контроле" сервисына Менделеевск районында яшәүче 8 кешедән шикаять килде.
Чагыштыру өчен: Чаллыдан - 154 хәбәр, Алабугадан 30 хәбәр алынды. Шуны искәртеп үтәбез, "Халык контроле" Татарстан җитәкчелеге инициативасы белән апрель аенда эшли башлады. Ул "Ачык хөкүмәт" концепциясен үз эченә ала һәм муниципаль берәмлекләр мониторингын тәэмин итә.
Порталда урнаштырылган беренче шикаять "Дружба" бакчачылык ширкәтенә юл булмау һәм төзелеш калдыкларын чыгаруга бәйле булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы шикаятьне тикшереп, хәбәр итте: "Заявка Менделеевск районы башкарма комитетына юлланды". Озакламый ул чүп өеме юкка чыгарылды, җыештырылды. Чираттагы бакча утырту сезонына андагы юллар ремонтланыр дип ышанабыз. Шуңа да карамастан, бу шикаять: "Заявка хәл ителде" дигән статус алды.
"Без Подклубная урамының 18 нче йорттында 2005 елдан яшибез. Юлларны ремонтлау турында кайда гына мөрәҗәгать итмәдек, - дип яза М.Юрий. - Монда "Ашыгыч ярдәм" машинасы да керә алмый". "Юллар тәртипкә китерелде", - дип хәбәр итә район башкарма комитеты, вак таш җәелгән юлның фоторәсемнәре фактны раслый.
Полевая урамындагы яшәүчеләрне дә шундый ук проблема борчый: "Пычрак, күлләвек, түмгәкләр. Администрациягә юл ремонтлау турында мөрәҗәгать иттек, үзгәреш юк. Яңгырдан соң җәяү түгел, машинада да йөреп булмый. Юлны тигезләп, вак таш җәюләрен үтенәбез".
"Хәл ителә" статусы өмет тудыра, шәһәрлеләрнең үтенече игътибарсыз калмас дигән ышаныч бар.
Соңгы шикаять порталга 17 октябрьдә килде. Б.Булат Бәзәкә авылы урамнарын яктырту мәсьәләсен күтәрә: "Километрга сузылган урамны ике фонарь яктырта. Караңгы булганда юл аркылы чыгучы җәяүле, шул исәптән балаларны күреп булмый. Криминаль хәл кискенләшә". Заявканы ТР Төзелеш министрлыгы тикшерде, башкаручы итеп район башкарма комитетын билгеләде.
Менделеевлылардан килгән 8 шикаятьнең дүртесе "хәл ителү" стадиясендә.
"Халык контроле" системасында капиталь ремонт, төзекләндерү, медицина һ.б. лар - 25 категория буенча проблемаларны хәбәр итәргә була. Моның өчен дәүләт хезмәте порталында теркәлу, проблеманы аңлатып язу, кирәк булганда фотоматериаллар белән беркетү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль