Җәмгыять
Свияжскига экскурсия
Күптән түгел дәүләт службасы ветераннары утрау - шәһәр Свияжскига экскурсия ясадылар.
Сәяхәттә булучы пенсионерлар 16 гасырда төзелгән бай тарихлы Успенско Богородицкий һәм Иоанно - Предтеченский монастырлары белән сокландылар. Исемнәре революциягә кадәр бирелгән һәм үзгәрешсез калган Успенская, Троицкая, Никольская, Александровская урамнары буйлап үттеләр һәм гражданлык биналарын күзәттеләр. Казна төзелешләре - хастаханә,...
Күптән түгел дәүләт службасы ветераннары утрау - шәһәр Свияжскига экскурсия ясадылар.
Сәяхәттә булучы пенсионерлар 16 гасырда төзелгән бай тарихлы Успенско Богородицкий һәм Иоанно - Предтеченский монастырлары белән сокландылар. Исемнәре революциягә кадәр бирелгән һәм үзгәрешсез калган Успенская, Троицкая, Никольская, Александровская урамнары буйлап үттеләр һәм гражданлык биналарын күзәттеләр. Казна төзелешләре - хастаханә, казначылык, мунча, инженер корпусы казармалары да уникальлеген югалтмаганнар. Экскурсия архитектура-сәнгать музеен карау белән тәмамланды. Онытылмас хисләргә һәм тәэсирләргә баеп кайткан ветераннар сәяхәтне оештыруга ярдәм иткән район башлыгы И.Приваловка рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев