"Тутырылган казны үзем әзерлим"
Фирдис Абдрахманов, «Менделеевсказот» ҖЧҖ директоры:
- Фирдис Әсхәтович, 2012 елның нинди вакыйгалары сезнең өчен аеруча истәлекле булды?
- Быел мин ике бүләк алдым -«РФнең почетлы химигы» һәм «ТРның атказанган химигы» исемнәрен.
- Сез Яңа елны ничек каршылыйсыз?
- Күптәнге традиция буенча, Яңа елны өйдә - туганнар...
"Тутырылган казны үзем әзерлим"
Фирдис Абдрахманов, «Менделеевсказот» ҖЧҖ директоры:
- Фирдис Әсхәтович, 2012 елның нинди вакыйгалары сезнең өчен аеруча истәлекле булды?
- Быел мин ике бүләк алдым -«РФнең почетлы химигы» һәм «ТРның атказанган химигы» исемнәрен.
- Сез Яңа елны ничек каршылыйсыз?
- Күптәнге традиция буенча, Яңа елны өйдә - туганнар һәм дуслар белән каршылыйбыз. Бергәләшеп иртәдән үк бәйрәм өстәле әзерләүгә керешәбез, кичкә кунаклар җыела.
- Яңа ел өстәлен нинди ризык бизәячәк?
- Һәр елны безнең өстәлдәге аерым рецепт буенча пешерелгән ризык - тутырылган каз. Мин аны үзем әзерлим.
- Менделеевлыларга нинди теләкләрегез бар?
- «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләренә, барлык менделеевлыларга 2013 елда хезмәтләрендә уңышлар, тотрыклылык, ныклы сәламәтлек телим. Һәрберебезнең өендә яхшы һава торышы булсын.
Нет комментариев