Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Боз кырында – «ветераннар»

10-11 ноябрьдә "Айсберг" боз сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей буенча ачык турнир булды. Г.Гыйләҗетдинова Ярышларда Менделеевск, Чаллы һәм Удмуртия Республикасыннан дүрт команда катнашты. Чемпионатны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов ачты. Бәйгеләр башланганчы Россия, Татарстан һәм Менделеевск гимннары яңгырады. Командаларның ветераннар кагыйдәсе буенча уйнавы турнирның үзенчәлеге булды,...

10-11 ноябрьдә "Айсберг" боз сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей буенча ачык турнир булды.
Г.Гыйләҗетдинова
Ярышларда Менделеевск, Чаллы һәм Удмуртия Республикасыннан дүрт команда катнашты. Чемпионатны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов ачты. Бәйгеләр башланганчы Россия, Татарстан һәм Менделеевск гимннары яңгырады. Командаларның ветераннар кагыйдәсе буенча уйнавы турнирның үзенчәлеге булды, ягъни көрәштә көч куллану тыелды. Әмма бу уенчыларның азартын киметмәде.
- Мондый уен бер генә тапкыр булды. Гадәттә, матч вакытында кискен көрәш бара. Бу көнне уенда 28 яшькә кадәрге ирләр катнашты. Чаллыдан Сирень Исламов иң өлкән катнашучы, аңа 46 яшь, - ди ярышларның судьясы Юрий Дмитриев.
Түгәрәк системасы буенча барлыгы алты очрашу оештырылды. Командалар көндәшләренең һәркайсы белән уйнап чыкты. Чаллылылар беренче һәм өченче урыннарны, Удмуртиянең җыелма командасы икенче урын яулады.
Җанатарлар уен барышын игътибар белән күзәттеләр.
- Барлык матчларны карадым, - дип бүлешә Александр. - Менделеевлылар өчен җан аттым. Минем 12 яшьлек улым боз сараена йөри, ул командада катнашучылар белән бергә шулай ук уен барышын күзәтте. Без хоккейны яратабыз, ул кешене көчле һәм чыдам итә торган спорт төре. Бүгенге малайлар бәхетле, аларның ел әйләнәсендә махсус җиһазланган учреждениедә шөгыльләнү мөмкинлеге бар, без үскәндә хоккейны кыш көне боз өстендә генә уйнадык.
Лидерлар өчлегенә дипломнар, беренче урынны алган командага истәлекле приз тапшырылды.
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск спорт Менделеевск яналыклары