Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды

Авылларда халыкның район башлыгы Игорь Привалов белән очрашулары уза. Монай әбиләре Сабантуйда җырлаячак Җомга көнне беренче җитәкче Монайда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде, авылны үстерү һәм төзекләндерү планын билгеләде. Җыенда Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәү федераль службасы идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин, районның бюджет учреждениеләре, хезмәт күрсәтүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче...

Авылларда халыкның район башлыгы Игорь Привалов белән очрашулары уза.
Монай әбиләре Сабантуйда җырлаячак
Җомга көнне беренче җитәкче Монайда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде, авылны үстерү һәм төзекләндерү планын билгеләде.
Җыенда Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәү федераль службасы идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин, районның бюджет учреждениеләре, хезмәт күрсәтүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Авыл халкы су белән тәэмин итү, исәп приборлары кую, эре габаритлы чүпне чыгару, урамнарны яктырту, юлларны норматив хәлгә китерүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.
- Ведомстводагы службалар эшләрнең үтәлешен контрольдә тотачак. Ә Монайның су белән тәэмин итү челтәрен үзгәртеп кору "Торак пунктларны су белән тәэмин итү" программасына керде, - диде Игорь Привалов.
Җирлек башлыгы Нурия Сапаева, балалар бакчасы мөдире Светлана Сапаева, китапханәче Наталья Ахмедова башкарылган эшләр турында отчёт ясадылар.
- 2013 елның 12 ноябре авыл халкы өчен мөһим булды, - дип яңгырады клуб директоры Надежда Бакаева чыгышында. - Бу көнне "Авыл клублары" президент программасы буенча төзелгән Күпфункцияле үзәк ишекләрен ачты.
Хәзер мәдәният йортында кызыксынулар буенча түгәрәкләр, вокаль ансамбле, театр төркеме эшли, тематик кичәләр, концерт һәм дискотекалар үткәрелә. Хезмәт ветераннары "Монай" фольклор ансамбле оештырдылар һәм район башлыгына милли костюмнар алуда йогынты күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иттеләр.
- Костюмнар булачак, - дип вәгъдә бирде Игорь Анатольевич, - һәм сез аларны киеп район Сабан туенда җырлаячаксыз.

Сан

Монай җирлегендә 160 йорт хуҗалыгы бар.

Халык саны - 522 кеше,

шуларның 69ы мәктәпкәчә яшьтәге бала,

50 укучы,

293 эшләүче кеше, студентлар - 20,

пенсионерлар 109 кеше.


Татар Чаллысы 400 еллыгын билгели
Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов, службалар җитәкчеләре Татар Чаллысында җыенда булдылар.
- 2015 елда авыл 400 еллыгын билгеләячәк, - дип яңгырады җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова докладында. - Безнең горурланырлык эшләребез дә, шул ук вакытта хәл итәсе проблемаларыбыз да бар.
Халыкны күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтү, су белән тәэмин итү, яктырту мәсьәләләре борчый.
- Быел һәр торак пункт өчен комплекслы эшләрнең проект-смета документларын әзерлибез, - дип аңлатма бирде Игорь Анатольевич. - Гамәлләр планы мондый: башта су белән тәэмин итү торбалары алыштырыла, аннан юллар салына һәм урам яктыртуы урнаштырыла. Ә Тат.Чаллыдагы күпфатирлы йортларга килгәндә, алар, кызганычка каршы, капиталь ремонт программасына кермәде. Керү ишекләрен алыштыру, түбәне ремонтлау һәм канализация системасын көйләү өчен агымдагы ремонт средстволарын файдаланырга кирәк. Ләкин сез, йортларда яшәүчеләр, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә тиешсез. Бүген бу йортлар буенча бурычлар бар.
2015 ел мәктәп өчен дә юбилей датасы белән билгеләнеләчәк. Мәгариф учреждениесе төзелүгә 30 ел тула. Бинада шулай ук балалар бакчасы урнашкан.
- Мөмкинлек чыгу белән, мәктәпне капиталь ремонт программасына кертү зарур, - диде район башлыгы. - Мин халык белән очрашканчы анда булдым. Котельный тулы куәткә эшли, температура режимы үтәлә, торбалар кайнар, ләкин мәктәптә дә, клубта да салкын. Мәдәният йортында тәрәзәләрне алыштырырга кирәк.
Авылда спорт яратучылар күп. Алар волейбол һәм баскетбол җиһазлары белән тәэмин итү теләген белдерделәр. Мәктәпне капиталь ремонтлаганнан соң, янәшәсендәге мәйданчыкны ачык һавада уеннар өчен җиһазлау турында карар кылынды.
Татар Чаллысында традицияләрнең яңаруы куандыра: җирлектә икенче ел рәттән Раштуа ярминкәсе үткәрелә, "Рождественские напевы" фольклор ансамбле оешты.

Авыл

Татар Чаллысы җирлегендә
× үсемлекчелек,
× икмәк-булка әйберләре пешерү,
× умартачылык,
× бытбылдык үрчетү,
× көндәлек кирәк-яраклары сату
белән шөгыльләнүче биш шәхси эшмәкәр ба
р.

Рәхилә Мирзаянова
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми

2
X