Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бөтен күрке ана булуда

Мәдинә Григорьева Песәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия апа Гыйләҗева шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгели. Гаилә башлыгы Илгиз ага белән тормыш итүләренә 25 гыйнварда 60 ел булган. Никахтан соң бер-бер артлы балалар туу, аларга белем һәм тәрбия бирү, тәүге тапкыр мәктәпкә озату, өлгергәнлек таныклыгы алгач теләгән һөнәрләрен сайлауда ярдәм...

Мәдинә Григорьева
Песәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия апа Гыйләҗева шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгели.
Гаилә башлыгы Илгиз ага белән тормыш итүләренә 25 гыйнварда 60 ел булган. Никахтан соң бер-бер артлы балалар туу, аларга белем һәм тәрбия бирү, тәүге тапкыр мәктәпкә озату, өлгергәнлек таныклыгы алгач теләгән һөнәрләрен сайлауда ярдәм итү, изге фатиха белән мөстәкыйль ояга чыгару, оныклар, аннан оныкчыклар туу үз агымы белән дистә елларга сузылып дәвам итә.
- Мин бәхетне читтән эзләмәдем, үз ягымда таптым, - ди Фәүзия апа. - Язмыш безне аркадан сыйпап кына тормады, әле бер, әле икенче сынавын җибәрде.
Әмма иңгә-иң куеп, бер-беренә терәк һәм кирәк булып яшәгән Гыйләҗевлар сынмый-сыгылмый, тормыш авырлыкларын җиңеп бергә атлыйлар.
Фәүзия апа терлекчелектә 45 ел эшләгән, хезмәт алдынгысы буларак Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән. Аннан тыш "Герой-ана" дигән горур исемне дә лаеклы йөртә ул.
Ишле гаиләнең шатлык-куанычлары күп булган кебек, борчу-мәшәкатьләре дә җитәрлек. Балалары алдында һәрвакыт иренең абруен күтәрерлек сүзләр таба белгән, һәр очракта "әтиегез ни әйтер" дип кисәтеп куйган ананы зирәк, акыллы, төпле фикерле дими, тагын ни дисең?!
Гыйләҗевлар балаларын үз үрнәкләрендә тырыш, ярдәмчел, туган җанлы итеп үстерәләр. Өлкәннәрне хөрмәт итү, эш сөю кебек сыйфатларны кечкенәдән сеңдерәләр. Ул-кызлары яхшы булгач, кияү-киленнәр дә аларга охшап киләләр. Шулай итеп, гөрләшеп, чөкердәшеп, зур, тату гаилә булып яши алар.
Гаиләнең матур традицияләре буыннан-буынга күчеп саклана, дәвам итә: хуҗалыктагы авыр эшләрне күмәкләшеп башкару, бәйрәмнәрне бергә уздыру, туганнар белән тыгыз элемтәдә булу, аралашу. Балалары да әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр, оныклары да игелекле, тәүфыйклы булып үсеп киләләр, туганнары белән йөрешәләр, якын итешәләр.
Гыйләҗевлар авылдагы үрнәк гаиләләр исәбендә. Балалары, оныклары бергә җыелганда төп нигез умарта оясы кебек шаулап-гөрләп тора. Гаилә дуслары, туганнары да күп аларның. Бәйрәм, ял көннәрендә җыелган кунакларны үзе яратып пешерә торган тәмле ризыклар белән сыйлаудан тәм таба, ләззәт ала Фәүзия апа. Яшәү рәвешләре дөрес, кылган гамәлләре хаклыкка корылган Гыйләҗевларның. Киң күңелле, ачык йөзле, тәмле телле Фәүзия апаны күршеләре дә үз итәләр.
- Яшьләргә сүзем шул: бездән үрнәк алып, тату, тигез гомер кичерсеннәр. Тормышта бер-береңә юл куя, бер-береңне аңлый белергә кирәк. Йөкне бергә җигелеп тартсаң гына җиңел. Гаиләдә ир дә, хатын да үз урынында булса гына тәртип хөкем сөрә, - ди ветеран.
12 бала үстергән Ф.Гыйләҗева бүгенге көндә 22 оныгы һәм 12 оныкчыгы өчен сөекле, газиз дәү әни. Балаларының имин тормышына, оныкларының мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үсүләренә куанып, аларга зирәк киңәшләрен, кирәк булганда үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп яши.
Хәзер дә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, хуҗалыктагы эш-мәшәкатьләрне үз көчләре белән башкарып, маллар асраган, яшелчәләр үстергән ветераннарга ничек сокланмыйсың?! Озын гомерле булуларының төп сәбәбе дә шундадыр, бәлки. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип юкка әйтмиләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары авыл