Чәчү эшләре тәмам, Сабантуйлар гөрләп узды
Район авылларында һәм шәһәр мәйданында Сабантуй бәйрәме узды. Традиция буенча аны район авыл хуҗалыгы предприятиеләре парады ачты. Беренче булып мәйданга хезмәт ярышында беренче урын яулаган "Кама" колхозы" ҖЧҖ делегациясе аяк басты. Район башлыгы Игорь Привалов авыл хезмәтчәннәренә ихлас күңелдән котлау сүзләре юллады. Россия Җәза үтәү буенча Федераль службасы ТР буенча...
Район авылларында һәм шәһәр мәйданында Сабантуй бәйрәме узды.
Традиция буенча аны район авыл хуҗалыгы предприятиеләре парады ачты.
Беренче булып мәйданга хезмәт ярышында беренче урын яулаган "Кама" колхозы" ҖЧҖ делегациясе аяк басты.
Район башлыгы Игорь Привалов авыл хезмәтчәннәренә ихлас күңелдән котлау сүзләре юллады. Россия Җәза үтәү буенча Федераль службасы ТР буенча идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин менделеевлыларны республика Президенты исеменнән котлады.
Язгы кыр эшләре йомгаклары буенча призлы урыннарны яулаган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары һәм премия белән бүләкләнделәр. "Кама" колхозы" механизаторы Айрат Җиһаншин чәчүнең абсолют батыры дип танылды. Ул чәчү вакытында "МТЗ-1221" тракторында 791 эталон гектар җирдә эшләрне югары сыйфатлы итеп башкарды. "Алтын башак" һәм "Победа" хуҗалыклары уңганнары хезмәт ярышында икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Хореографик композиция әзерләгән иҗат коллективлары, авылларның кунакчыл ишегаллары Сабантуйга күңеллелек һәм милли төсмер өстәде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннары мәйдандагы чараларны күзәтә, алар арасында Монаштан Виталий Никандров та бар.
- 14 яшемнән колхозда эшли башладым, - дип сөйли Виталий Семёнович. - Берничә мәртәбә чәчү батыры булдым. Пенсиягә чыккач та 18 ел эшләдем. Сабантуй - иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе.
Никандровларның хезмәт династиясен уллары Александр һәм Михаил дәвам итә.
Тантана геройлары барысы да диярлек - нәселле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре. Бу көнне югары бүләк - ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булган Нина Мальгинаның да әти-әнисе гомерләрен терлекчелеккә багышлаган кешеләр.
- Хуҗалыкта 22 ел эшлим, - ди "Алтын башак" ҖЧҖ машина белән саву операторы Нина Михайловна. - Минем карамакта 60 сыер. Хезмәтем җиңел түгел, ләкин үземне башка өлкәдә күз алдына китерә алмыйм.
Берничә мәйданда милли һәм спорт уеннары җәелдерелде, аларда менделеевлылар гына түгел, Кытайдан кунаклар да көч сынадылар, мәйдандагы тамашаны видеога төшерделәр. Киенренке бил алышулардан соң Чаллы егете Ренат Әхмәтшин көрәш буенча Сабантуйның абсолют батыры булды. Азат Гыйбаев, Илдар Әһлиев үз авырлык категориясендә җиңү яуладылар. Волейбол турнирында Бәзәкәдән ирләр командасы алдынгы булды. Хатын-кызлар арасында "Химик" ССК, шәхси беренчелектә Рәис Муллануров (перекладинада тартылу), Михаил Иванов (армрестлинг), Андрей Липин (гер күтәрү) җиңделәр. Баганага менгән Алексей Белов призга бәрән алды.
Балалар төрле аттракционнарда күңел ачтылар, сәүдә киштәләре тәмле ризыклардан сыгылып торды.
- Мин озак еллар Алабугада яшим, - ди Нина Сабирова, - әмма һәр елны гаиләм белән Менделеевск Сабан туена киләм, якташларым белән бәйрәм шатлыгын уртаклашам.
Ольга Смолькова
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6200
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.7400
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.8000
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.7400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.7600
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.8600
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.7000
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.9700
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13900
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18600
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика