Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Игенчегә дан һәм хөрмәт

"Юность" район мәдәният йортында Уңыш бәйрәме узды. Алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова авыл хезмәтчәннәренә җылы сүзләр, шигъри тәлгәшләр адресладылар, "Шаян" ансамбле очкынлы биюен бүләк итте. Көн геройларын шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов котлады: - Ел катлаулы булуга да карамастан, сез бәйрәмне уңай күрсәткечләр белән каршылыйсыз. Дөрес, авыл...

"Юность" район мәдәният йортында Уңыш бәйрәме узды.
Алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова авыл хезмәтчәннәренә җылы сүзләр, шигъри тәлгәшләр адресладылар, "Шаян" ансамбле очкынлы биюен бүләк итте.
Көн геройларын шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов котлады:
- Ел катлаулы булуга да карамастан, сез бәйрәмне уңай күрсәткечләр белән каршылыйсыз. Дөрес, авыл хуҗалыгында бәйрәмнәр дә, яллар да юк. Бүген мин сезнең фидакарь хезмәтегез алдында баш иям һәм һөнәрләренә тугрылыклы кешеләр булганда, авыл хуҗалыгының киләчәге өметле дип исәплим.
Игорь Анатольевич авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин белән бергә ел нәтиҗәләре буенча игенчелектә һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.
В.Никифоров, Е.Дунаева, В.Кузнецов, "Памаш", "Талларым", "Даяна", "Шаян" ансамбльләре залдагыларга иң яхшы номерларын багышладылар.
"Абалач" хуҗалыгыннан Мехәмәт Шәймәрдәнов урып-җыюда район комбайнчылары арасында җиңүче булды.
- Мин хуҗалыкта озак еллар эшлим, - ди ветеран-механизатор. - Хәзер лаеклы ялда. Ләкин кул кушырып утырмыйм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәм, яшьләр белән тәҗрибә уртаклашам. Быел комбайн да иярләргә туры килде. Дан һәм шөһрәт өчен түгел, күңелем кушканга эшлим.
Р.Мирзаянова
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга