Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Әһлиевларның фермерлык хуҗалыгына 10 ел

    "Кеше ипи үстерә, ә ипи - кешене. Аны тәрбияли һәм өлгергәнлеккә, батырлыкка сыный" - бу сүзләр иген үстерүче фермерларның җиңел булмаган хезмәтен тулысынча характерлый. Бүген фермерлар турында аз языла, ләкин нәкъ менә алар гади көндәлек эшләре белән авыл тармагындагы үзгәрешләрне булдыралар. Безнең язмабыз геройлары - Камайдан Әһлиевлар. - гаилә эше...

    "Кеше ипи үстерә, ә ипи - кешене. Аны тәрбияли һәм өлгергәнлеккә, батырлыкка сыный" - бу сүзләр иген үстерүче фермерларның җиңел булмаган хезмәтен тулысынча характерлый.
    Бүген фермерлар турында аз языла, ләкин нәкъ менә алар гади көндәлек эшләре белән авыл тармагындагы үзгәрешләрне булдыралар.
    Безнең язмабыз геройлары - Камайдан Әһлиевлар.
    - гаилә эше 2004 елдан башлангыч алды, - ди ир туганнарның өлкәне Динар. - Мин ул вакытта инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Үз вакытында әтиебез Рәис Мөхәмәтдинович та шунда укыган иде.
    Әһлиевлар 750 гектар җир рәсмиләштерәләр, бөртеклеләр чәчәләр.
    - Ә кыенлыклар булдымы?
    - Алар һәрвакыт булачак, - дип җавап бирә Динар. - Без башлангыч капитал, техникасыз, коры энтузиазмда башладык. Әтиебезгә рәхмәтебез зур - ул идеяләр генераторы булды, эш белән дә, киңәшләре белән дә ярдәм итте. Һаман да хәтерлим, җир алгач, башка терлек үрчетү, үсемлекчелек белән шөгыльләнү турында да уйлар килде. Әти әйтте: "Улым, иң яхшысы - белгән, күңелең яткан юнәлештә башлау". Ә игенче хезмәте безгә кечкенәдән таныш.
    Акрынлап эшкә энеләре Эльнар һәм Риналь да тартыла. Өлкәннәрнең тәҗрибәсенә яшьләрнең креативлыгы өстәлә. Эльнар һәм Риналь - шул ук авыл хуҗалыгы белгечләре, соңгысы уку йортын "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлаган, шуның өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан ярдәм алган.
    - Басуларга орлык чәчтек, - дип дәвам итә Динар, - ә техника юк. Агротехник шартлар буенча туфракны вакытында эшкәртергә, ашларга, корткычлардан һәм чүп үләннәреннән зарарсызландырырга кирәк. Беренче комбайнны үзебез җыйдык. Ул хәзер дә безгә хезмәт итә, дөрес, ремонтка күп чыгымнар сорый. Министрлык бүләгенә - тракторга бик шатландык. Районның элеккеге җитәкчелегенә дә рәхмәтлебез, ул вакытта пресслаучы агрегат алдык.
    Әһлиевлар фикеренчә, фермерлык бизнесында иң мөһиме - үз көчеңә исәп тоту, продукциянең сыйфатын төшермәү, тармак турында мәгълүматлы булу, тормыштан калышмау.
    - Хәзер эш көйләнгән, - дип өсти әниләре Сания Рифовна. - Рапсны Казанга тапшырабыз, бодай, арпа һәм солыга ихтыяҗ бар, халыкны печән һәм салам белән тәэмин итәбез. Һава шартлары имин булган елларда бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектарыннан 55 центнерга кадәр җитте. Ләкин соңгы елларның кырыс кышлары, эссе җәйләре һәм яңгырлы көзләре уңышта да, сыйфатта да чагылыш тапты. Улларымның кәефе төште, бервакыт алар офтанып "Әллә барысын да ташлап, шәһәргә китәргәме?" дип тә әйттеләр. Бу юлы да әтиләренең киңәше булышты: "Улларым, сез фермерлар буларак үзегезгә исем ясадыгыз. Шушы дәвердә уңайлы булсын өчен түгел, кирәк булсынга эшләдегез. Без бит команда, вариантларны да бергәләп эзлик".
    Шулай итеп ферма төзү идеясе туа.
    - Хәзер җир рәсмиләштерәбез, - ди Динар, - ә хыялыбызда инде заманча сөт комплексын күрәбез.
    Бәйрәмнәрдә Динар, Эльнар һәм Риналь тормыш иптәшләре һәм балалары белән төп йортка җыелалар. Сания ханым оныклары Альзана, Альмира һәм Искәндәр белән мәш килә, киленнәр кичке аш әзерли, әтиләре уллары белән көндәлек эшләр турынга гәп кора. Аш өстәле яныннан кузгалгач, динар кулына баян ала һәм тату гаилә яшәгән өйне моңлы милли көйләр тутыра. Һәм бу җыр җиргә, игенче һөнәренә мәхәббәт турында.

    Рәхилә Мирзаянова


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: