Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Уңыш өчен көрәш: төзәтмәләрне һава торышы кертә

    Район хуҗалыклары бөтен көчне уңышны җыеп алуга бирә. Җәй башыннан торган кызу көннәр, явым-төшемнең бик аз булуы бөртеклеләрнең бер өлешен һәлакәткә китерде. Агропромышленность предприятиеләре белгечләре һәм механизаторлары игенне югалтуларсыз җыеп алу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында редакциянең иҗат төркеме "Мөхәмәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында булып...

    Район хуҗалыклары бөтен көчне уңышны җыеп алуга бирә. Җәй башыннан торган кызу көннәр, явым-төшемнең бик аз булуы бөртеклеләрнең бер өлешен һәлакәткә китерде. Агропромышленность предприятиеләре белгечләре һәм механизаторлары игенне югалтуларсыз җыеп алу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
    Урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында редакциянең иҗат төркеме "Мөхәмәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында булып кайтты.
    Илшат Гарифҗанович 30 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган тәҗрибәле җитәкче. Белгечләре белән берлектә эшне заман сулышын тоеп, нәтиҗәле оештыру өчен эзләнә, уйлана. Яшәеш шартларын яхшырту турында да кайгырта. Йомыш-гозер белән кергәннәрне борып чыгармый, кулыннан килгәнчә, мөмкинлектән чыгып ярдәм итә. Яшь гаиләләргә алты йорт төзегәннәр, урып-җыю сезонында хезмәт хакын да югарырак итәргә тырышалар. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәргә өстәмә түләү, кызыксындыру чаралары кулланалар.
    Песәйлеләр урак эшләренә зур тырышлык һәм оптимизм белән керештеләр. Быелгы коры җәйдә бу сыйфатлар аеруча мөһим. Игеннәр урыны белән бик тәбәнәк булып үскән, комбайннар башакларны көч-хәл белән эләктерә. Өстәвенә, соңгы атналарда ешайган яңгырлар да өзеклекләр китереп чыгарды. Юеш басуларга техниканы кертә алмау гына түгел, киптергән очракта да артык дымлы бөртекле культураларны суктыра алмау белән җәфаландылар.
    Эшче көчләр җитмәү сәбәпле, күрше Удмуртия Республикасыннан ике комбайн чакырганнар.
    - Көзге культуралар чәчелгән басуларда күренеш бөтенләй башкача: игеннең уңышы да мулдан, эшләве дә күңеллерәк һәм җиңелрәк, - диләр механизаторлар.
    Без булган көнне Песәй механизаторлары бөртеклеләр катнашмасын (арпа, бодай, солы) суктыру белән мәшгуль иде. 200 гектарда чәчелгән культуралар уңышы терлекләрне ашату өчен китә.
    "Вектор" комбайнында Вилдан Мөхәмәтгалиев (ярдәмчесе Илнур Мөхәмәтгалиев) урып-җыю эшләре башланганнан бирле эшли. Вилдан армиядән соң "кыр корабын" ышанычлы иярли, ул хәрби хезмәткә кадәр өч ел комбайнчы ярдәмчесе вазифасында тәҗрибә туплаган. Бүгенге көндә 4 мең центнердан артык ашлык суктырып, өлгерлеген дәлилләде. Аны яшь белгеч буларак республика телевидениесенең "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында күрсәткәннәр.
    "Дон-1500" комбайнында басуларны иңләүче Фәнил Нәбиуллин (ярдәмчесе Марат Бәйрәмов) - хуҗалык тоткасы. Велосипед, мотоциклдан башлап, аннан тракторга утырып, техникага мөкиббән егет кечкенәдән механизатор булырга хыяллана. Әтисе дә тракторчы. Эш күрсәткечләре сокланырлык, быелгы сезонда да 6000 центнердан артык ашлык суктырып, алдынгылар рәтендә. Тойгуҗа егете, Песәйдә төпләнгән. Яшь гаилә республика программасы кысаларында 1 млн. сум дәүләт ярдәме алып, хуҗалык төзегән йортка күченгән. Мунча һәм сарайны үзләре төзегәннәр. Социаль хезмәткәр булып эшләүче хатыны һәм ике кызы белән менә дигән итеп тормыш көтәләр.
    - Эштән кайткач, кызларым "әти" дип йөгереп киләләр, арыганлыклар таралып китә, күңел күтәрелә, - ди Фәнил.
    - Яшьләр авылдан шәһәргә киткән вакытта, ничек колхозда калырга ниятләдең? - дигән сорауга:
    - Без җиргә береккән инде. Авыл тормышы күңелгә якынрак, шәһәргә күчеп китәргә теләк булмады. Туган җирнең тарту көче алып калгандыр, күрәсең. Шушы басулардан, техникадан башка яшәүне күз алдына китерә алмыйм, - дип җавап бирә.
    Хуҗалык җитәкчесе фәнилдән канәгать, эшкә үзе чакырып китергән егетне мактап туя алмый.
    - Биредә дүртенче сезон хезмәт куя. Техникасы һәрвакыт төзек, каралган. Һәр көнне эшкә керешер алдыннан көйләсен көйләп, майлап куя. Буш вакытында да комбайны янында кайнаша. Менә бу "кыр корабы" унынчы сезонын басуда, әле бер дә туктап калганы юк диярлек. Шунлыктан эш күрсәткечләре дә куанычлы, - ди Илшат Мөхәмәтгалиев.
    Комбайннар суктырган ашлыкны ындыр табагына ташуда КамАЗ шоферы Илнур Закиров зур тырышлык куя. Саламны да вакытында хәстәрләргә кирәк. "МТЗ-82" тракторында Ринат Фәхретдинов һәм Фәрит Кәшбиев махсус җайланма ярдәмендә салам пресслыйлар. Әзер тюклар амбар алдына өеп куела. Хуҗалыкның баш инженеры Камил Нурмөхәмәтов техник хезмәт күрсәтү машинасында басуда кизү тора. Техника көйсезләнеп, ватылып китсә, ул ярдәмгә килергә әзер. Янгын очрагын кисәтү, ут чыга калса, тиз арада сүндерү максатында билгеләнгән машинаның руле артында тәҗрибәле шофер Флүс Хәбибрахманов, ул мастер-көйләүче дә.
    Ындыр табагында тәҗрибәле "аксакал" Гамил ага Хәбибрахманов эшне җайга сала, оештыра. Анда кайткан ашлык сортларга бүленә, бер өлеше чистартыла, киләсе ел уңышына орлыкка салына, икенче өлеше дәүләт заказы буларак элеваторга озатыла.
    Бер караңгыдан икенчесенә кадәр басуда тир түгүче, җиң сызганып эшләүче игенчеләрне Рәйсә Тимергалиева, аның тормыш иптәше һәм кызы ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итә. Рәйсә ханым элек хуҗалыкта сыер савучы булган, хәзер пенсиядә, ләкин тик утырырга яратмый. Баш инженер К.Нурмөхәмәтов ризыкларны басуга ташый. Шулай итеп, эш үз көенә, оешкан төстә бара.
    Терлекне уңышлы кышлату өчен азык запасы да әзерләгәннәр. 600 гектар мәйданда үстерелгән күпьеллыктан ике чабым алып өлгергәннәр. Өченчесенә корылык комачаулаган.
    Әле көзге чәчү эшләренә керешмәгәннәр. Көздән чәчелгән уҗымнарның шытымнары да яхшырак, үсеше өчен дә кулай шартлар күбрәк була. Шунлыктан, күбрәк көзге культуралар чәчәргә исәплиләр.
    Хуҗалыкның потенциалы зур, техникасы бар. Ә иң төп байлыгы - тәҗрибәле, теләсә нинди шартларда җиң сызганып эшләргә әзер торган кешеләре. Димәк, эшне оештыра һәм тиешенчә түләргә генә кирәк. Ә авыл хезмәтчәннәре эштән курыкмыйлар.
    Мәдинә Григорьева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: