Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ветераннар жюридан югары бәя алды

    Менделеевлылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветераннар арасында "Балкыш"үзешчән башкаручылар республика фестиваленең зона турында катнаштылар. Алабуга, Мөслим, Актаныш, Түбән Кама, Минзәлә, Тукай һәм башка районнар артистлары конкурс программасын күрсәтү өчен Чаллыга җыелды. Татарстанның күренекле артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рамил Курамшин һ.б.лар составындагы жюри алдында менделеевлылар лаеклы чыгыш ясадылар. Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) региональ...

    Менделеевлылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветераннар арасында "Балкыш"үзешчән башкаручылар республика фестиваленең зона турында катнаштылар.
    Алабуга, Мөслим, Актаныш, Түбән Кама, Минзәлә, Тукай һәм башка районнар артистлары конкурс программасын күрсәтү өчен Чаллыга җыелды.
    Татарстанның күренекле артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рамил Курамшин һ.б.лар составындагы жюри алдында менделеевлылар лаеклы чыгыш ясадылар.
    Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Иштирәков йомгак ясаганда болай дип билгеләп үтте:
    - Менделеевск районы югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм бу уңышта, һичшиксез, хөрмәтле ветераннар, сезнең тырышлык бар. Чыгышыгыз өчен рәхмәт, сезгә сәламәтлек һәм киләчәктә иҗади уңышлар телим.
    Гассар исемендәге мәдәният сарае ветераннар хоры чыгышын жюри аеруча бәяләп үтте.
    - Бу безгә якынлашучы Җиңү юбилеена бүләк кебек булды, - диделәр хорга йөрүчеләр.
    Илнәттән "Кугезе сем" фольклор ансамбле, башкаручылар Николай Щуркин, Николай Макаров, Любовь Косякова, Анна Фәрхетдиновага дипломнар тапшырылды.
    Жюри карары буенча иң яхшы номерлар Казанда үтәчәк гала-концертка кертеләчәк.
    Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокинага, Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиевага Менделеевск районы мәдәнияте үсешенә керткән бәһасез өлешләре өчен фестивальнең оештыру комитеты дипломнары тапшырылды.
    Мәдәният идарәсе һәм ветераннар хоры фестивальгә бару өчен бушлай транспорт биргәне өчен Менделеевск АТПсе директоры Игорь Колобановка аеруча рәхмәт белдерәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим