Язмышы гади тукымадан
677
0
0
Инвалидлар ункөнлеге барышында Тихоново китапханәсе мөдире Надежда Медведева һәм авыл мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова өйләргә йөрделәр. - Мондый очрашулар хәтердә тирән эз калдыра, - диләр алар, - без газета укучыларга хезмәт сөючән Зариповлар гаиләсе турында сөйләргә телибез. Зөләйха Шәвәлиевна һәм Хәмәтхарис Вагыйзович Тихоновода 30 елдан артык яшиләр, аларның өйләнешкәннәренә...
Инвалидлар ункөнлеге барышында Тихоново китапханәсе мөдире Надежда Медведева һәм авыл мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова өйләргә йөрделәр.
- Мондый очрашулар хәтердә тирән эз калдыра, - диләр алар, - без газета укучыларга хезмәт сөючән Зариповлар гаиләсе турында сөйләргә телибез.
Зөләйха Шәвәлиевна һәм Хәмәтхарис Вагыйзович Тихоновода 30 елдан артык яшиләр, аларның өйләнешкәннәренә 60 ел. Һәркайсы армый-талмый хезмәт куйган, хәзер дә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, йорт мәшәкатьләрен үзләре башкаралар.
Гаилә башлыгы Әлки районында туган. Ишле гаиләдә үскән малай 11 яшеннән колхозда эшли, шунлыктан, тыл хезмәтчәне исемен һәм лаеклы алган медальләрен кадерләп саклый. Тихоновода ул гаражда хезмәт куя, комбайнчы була, совхозда җәнлекләрне чалу вакытында төрле эшләрне башкара.
Алар урып-җыю вакытында танышалар, Казан сабын фабрикасы хезмәткәре Зөләйханы коллегалары белән шунда юллыйлар. Тракторчы Хәмәтхарисның кызга күзе төшә һәм ул, озак уйлап тормыйча, әти-әнисеннән фатиха алырга килә.
Зөләйха Шәвәлиевна озак еллар гомерен гади булмаган җәнлек караучы һөнәренә багышлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен күп көч, тырышлык һәм тәҗрибә кирәк. З.Зарипова үз карамагындагы җәнлекләр өчен чын күңелдән борчыла, аларны ихластан тәрбияли, вакытында ашата, югары үрчем ала. Зөләйха Шәвәлиевна намуслы хезмәте өчен "Хезмәт казанышлары өчен" медале, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең ике алтын, көмеш һәм бронза медальләре, "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгесе белән бүләкләнә.
Алар өч ул - Рәис, Рәфкат Рәфисне үстерәләр, биш оныклары, ике оныкчыклары бар. Йортлары - чын гаилә учагы, анда туганнары шатланып кайта. Зариповлар балаларын һәм оныкларын көтеп яшиләр, якыннары турында кайгырту аларга көч бирә, үзләрен яраткан һәм кирәкле итеп тою гомерләрен озайта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.3900
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6100
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9600
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август9900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте10900
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11100
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.11600
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6300
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак20900
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде20700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84