Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Город и горожане

Авангардта – химия заводы

Шимбә көнне "Химик" стадионында Республика һәм Шәһәр көннәренә, Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгына багышланган район бәйрәме булды. Предприятие һәм учреждениеләр парадын тулы хокук белән иң күпсанлы делегация - генераль директоры Дамир Шәмсин җитәкчелегендәге Карпов исемендәге химия заводы ачты. Аның составында предприятие ветераннары, атказанган химиклар, завод династияләре вәкилләре һәм бүгенге...

Шимбә көнне "Химик" стадионында Республика һәм Шәһәр көннәренә, Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгына багышланган район бәйрәме булды.
Предприятие һәм учреждениеләр парадын тулы хокук белән иң күпсанлы делегация - генераль директоры Дамир Шәмсин җитәкчелегендәге Карпов исемендәге химия заводы ачты. Аның составында предприятие ветераннары, атказанган химиклар, завод династияләре вәкилләре һәм бүгенге көндә аның данын арттырып, предприятиедә эшләүчеләр булды.
Быел бәйрәм яңа форматта үтте - трибуна алдында урнаштырылган зур сәхнәгә таба кызыл келәм җәелгән. Бәйрәмнең төп өлеше шунда узды. "Бондюг җире турында хикәят" исемле вокаль һәм хореографик композиция тамашачы күңеленә хуш килде, аны куючы Ләйсән Латыйпова бию телендә безнең данлы тарихыбызны чагылдыра алды.
- Төбәгебез үсешенә үзеннән өлеш керткән һәркемне Республика һәм шәһәр көне, Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгы белән тәбриклим, - диде Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов, бүләкләү тантанасына керешеп.
Республиканың элеккеге сәүдә министры Фәрит Баһаветдинов (вафатыннан соң), ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина Менделеевск районының Почётлы гражданины исеменә лаек булдылар. Хезмәт ветераны Роза Хәбибуллинага шәһәрнең Почётлы гражданины исеме бирелде.
Котлауларга ТР Премьер-министры урынбасары - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Росхимпрофсоюзның Татарстан Республикасы комитеты рәисе Татьяна Левагина, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ директоры Дамир Шәмсин һ.б. лар кушылды. Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәтләре өчен иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Данлы юбилее уңаеннан Карпов исемендәге химия заводы республика Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бәйрәмне яшь парлар, тәүге тапкыр парта арасына утырганнар, студентлар һәм ветераннар чыгышы дәвам итте.
Карпов исемендәге химия заводының инженер-технологы Эльвира Беккер - күренекле Гобәйдуллинар династиясе вәкиле. стадионга ул кызы Полина белән килгән.
- Бу минем бәйрәмем, - ди Эльвира Леонидовна. - Заводка 18 яшемдә килдем, 27 ел эшлим.
Хезмәт ветераны Галина Полякова да заводлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашты.
- Мин дүртенче разрядлы лаборант буларак, завод капкасын беренче мәртәбә 1968 елның 3 октябрендә атлап кердем, - дип сөйли Галина Ивановна. - Миңа яхшы коллективта менә дигән белгечләр белән эшләргә туры килде. Завод - ул тормыш мәктәбе. Мин завод ветераны була алмадым, чөнки ике мәртәбә сайлау органнары вазифасына киттем. Әмма заводта эшләгән 23 ел гомеремнең һәр көне кадерле.
- Чарага гаиләбез белән килдек - дип сөйли Ирина Логинова. - Иҗат коллективларының хореографик композициясен рәхәтләнеп карыйм, балалар азарт белән уен һәм конкурсларда катнашалар. Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт.
Бәйрәм программасында үзешчән сәнгать коллективлары, Татьяна Агафонова (Казан) чыгышы, спорт ярышлары, төрле уеннар, һәм салют булды.
Ольга Смолькова
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Химик