Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Дусларына” хыянәт итмәгән

Кайбер балалар үсмер чорны авыр кичерә. Бигрәк тә янәшәләрендә киңәш бирүче, ышанычлы кешеләре булмаса. Андый очракта иптәшләренә мөрәҗәгать итү хәлне тагын да катлауландыра. Безнең героебызны да "дуслык" төшенчәсен дөрес аңламау авыр сынау астына куя. Соңгы вакытта ишегалдында бергә уйнап үскән дуслар сүзе үтемлерәк тә, дөресрәк тә тоелды Сулимовка... Араларында холкы...

Кайбер балалар үсмер чорны авыр кичерә. Бигрәк тә янәшәләрендә киңәш бирүче, ышанычлы кешеләре булмаса.
Андый очракта иптәшләренә мөрәҗәгать итү хәлне тагын да катлауландыра. Безнең героебызны да "дуслык" төшенчәсен дөрес аңламау авыр сынау астына куя. Соңгы вакытта ишегалдында бергә уйнап үскән дуслар сүзе үтемлерәк тә, дөресрәк тә тоелды Сулимовка... Араларында холкы буенча лидер Андрей командалар бирергә яратты һәм малайлар аңа каршы да чыкмыйлар иде. Буш вакытларын кая куярга белмәгән, күңелләре маҗарага тартылган компания "батырлык" кылырга исәпләде - күптән түгел ачылган кибеттән беркемгә белдерми генә тауар алып чыгарга. Көтелмәгән тәкъдимнән аптырап калган дусларына Андрейның "куркасыз, җебегәннәр" дигән сүзләре үтемле булды. Җинаять эшләгәндә үк тотылган бурларның, полиция хезмәткәрләрен күргәч, кикрикләре тиз шиңде. Бигрәк тә батырлык кылырга өндәүче Андрей, үз өстеннән кара болытларны куу теләге белән, беркемне дә белмәмешкә салынды. Сату учреждениесенә 14148 сумга кылынган зыянны ата-аналар җилкәсе күтәрде. Тик судан коры чыгучылар бу очрактан гыйбрәт алмыйча, язмышларын сынауны дәвам иттеләр. Һаман да алдан йөрүчеләренең фантазиясе уйнады. Андрей якындагы гаражлар ширкәтендә шәп мотоцикл күрүен белдерде һәм төнлә аны йөрергә алып чыгачакларын белдерде. Икеләнеп торучыларны төрлечә үгетләп күндерде. Мотоцикл гына урам уртасында туктап калып, бар планны бозды. Менә шулай уйнап башланган эш бик җитди тәмамланды. Суд Сулимовның хата кылуын аңлавын, гаебен тануын һәм балигъ булмавын исәпкә алып, бер елда 1 айга шартлы срок белән ирегеннән мәхрүм итте. Сулимов Түбән Каман фтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалына укырга керде. Аны күзәтеп торырга шеф-остаз билгеләнде. Егет бу вакыт дәвамында тәртип бозмый, характеристикасы да яхшы. Сулимовка карата РФ Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистия карары кулланылды.
Лариса Саберова,
җинаят-башкарма инспекциясе инспекторы
Фәймә Вахриева,
үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан