Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тыныч атна

5-11 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән өч җинаятьнең икесе тиз арада ачыкланды. Җинаятьләр саны буенча атнаны тыныч дип атарга була. Кыйнаулар Алар нигездә гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклау белән бәйле. Ике очракта да гаилә башлыклары хатыннарын кыйныйлар. Чит милекне урлау "Менделеевсказот" заводына илтүче тимер юлдан каршы авырлык җайланмасы урлана. Җинаятьченең шәхесе...

5-11 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән өч җинаятьнең икесе тиз арада ачыкланды. Җинаятьләр саны буенча атнаны тыныч дип атарга була.
Кыйнаулар
Алар нигездә гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклау белән бәйле. Ике очракта да гаилә башлыклары хатыннарын кыйныйлар.
Чит милекне урлау
"Менделеевсказот" заводына илтүче тимер юлдан каршы авырлык җайланмасы урлана. Җинаятьченең шәхесе ачыкланмаган.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар үткәрелде, 1050 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Административ хокук бозулар өчен 30 беркетмә төзелде, шуларның 17се җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника