Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Заказ буенча кыйнау

10-16 декабрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең сигезе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Чыршы", "Мигрант", "Притон", "Сак булыгыз, ялган акча" операцияләре үткәрелде, 1114 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Талау һәм урлаулар 1958 елгы менделеевлының подъездда кыйнап бер шешә аракысын һәм 870 сум акчасын алалар. Җинаять кылучы...

10-16 декабрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең сигезе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Чыршы", "Мигрант", "Притон", "Сак булыгыз, ялган акча" операцияләре үткәрелде, 1114 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Талау һәм урлаулар
1958 елгы менделеевлының подъездда кыйнап бер шешә аракысын һәм 870 сум акчасын алалар. Җинаять кылучы тоткарлана.
Машина хуҗасына - 23 яшьлек шәһәрлегә зыян килә: билгесез шәхес аның автомобиленнән 4500 сум акча урлый. 45 яшьлек ир ике банк карточкасыннан һәм паспортыннан колак кага. Әлегә шәхесе ачыкланмаган карак аларны хуҗаның фатирыннан балкон ишеген ватып кереп ала.
Мошенниклык
Атна дәвамында теркәлгән дүрт очракта да кырыгалдар бер үк кеше: шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче сатучы-консультант. Ул сатып алучылар белән алыш-биреш ясаган акчаны кассага кертми, бер очракта кредит рәсмиләштергәндә банкның бүләк картасын үзләштерә һәм андагы акчаны ала.
Заказ буенча кыйнау
11 декабрьдә Бердәм диспетчерлык службасы пультына шәһәр йортларының берсендәге подъездда 1971 елгы ирне кыйнаулары турында хәбәр алына. Әлеге җинаятьне кылуда шикле дүрт кеше тоткарлана. Алар барысы да күрше шәһәрдән. Тикшерү версиясе буенча 1981 елгысы - кыйнауның заказчысы.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 41 беркетмә төзелде, шуларның 21е - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 89 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон