Яхшы ният җинаять белән пычранды
1287
0
0
Анатолий ана назын күреп үсмәде. Малайга биш яшь тулганда әнисе авыр хастадан дөнья куйды. Беренче сыйныфны тәмамлаган Настя белән Толя әтиләре карамагында калды. Йортыңа хатын-кыз кирәк, дип өндәүчеләр дә, таныштырырга теләүчеләр дә булды. Тик әтисенең әллә башкаларга күңеле ятмады, әллә сабыйларына чын ана булмас дип шикләнде. Балалар кечкенәрәк чакта туганнары...
Анатолий ана назын күреп үсмәде. Малайга биш яшь тулганда әнисе авыр хастадан дөнья куйды.
Беренче сыйныфны тәмамлаган Настя белән Толя әтиләре карамагында калды. Йортыңа хатын-кыз кирәк, дип өндәүчеләр дә, таныштырырга теләүчеләр дә булды. Тик әтисенең әллә башкаларга күңеле ятмады, әллә сабыйларына чын ана булмас дип шикләнде. Балалар кечкенәрәк чакта туганнары ярдәм кулы сузды, Настя, үсә төшкәч, акрынлап йорт мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алды. Хәзер үзенең гаиләсе бар, кечкенә кызчыкларын тәрбиялиләр. Барысы да яхшы кебек иде. Анатолий мәктәптә уртача гына укыды, машина йөртүче һөнәрен үзләштерде. Тик эшкә урнашкан коллективларда озакка тоткарланмады. Ялкау да түгел, тыңлаучан да, әллә кеше белән аралаша белү җитми... Соңгы вакытта әле тегендә сугылып, әле монда бәрелеп, күңел ачкалап йөри башлады.
Апасының шалтыратуы Анатолийның тынычлыгын җуйды. Әтисенә ныклап салкын тигән, пневмония белән хастаханәгә эләккән. Кызмача егет, инде төн булуга карамастан, юлга чыгарга ниятләде. Теге танышына шалтыратты, бусына - әмма, һәркайсы сәбәп табып, күрше республикага барудан баш тартты. Йөрәгендә әни дә, әти дә урынын биләгән атасы белән Анатолий тыгыз аралашып үсте, бар җиргә икәүләп йөрделәр, хуҗалык эшләрен бергә башкардылар. Әтисен тизрәк кайтып күрәсе, ничек тә ярдәм итәсе килүе, авыру өчен хафалануы егетне кирәкмәгән адымга этәрде. Машина таба алмасына инанган егет шәһәр йортларының берсе ишегалдына торган "Жигули" янына килеп басты. Нишләргә, такси гына яллар иде, акчасы юк. "Ни булса шул була", дип, машина ишеген ачып, кабинага утырды. Кабызу җаен тиз тапты, юкка гына шоферлыкка укымады ич. Ике сәгать үтүгә районнарына кайтып җиткән Анатолий, әтисенең хәле яхшырганын белгәч, тынычлап йокларга ятты. Иртән ишегалларында чит "Жигули" күргәч, йөрәге "жу" итте, җинаять эзен юк итү теләге белән машинаны запчастька сатарга карар чыгарды. Тик полиция Анатолийның эзенә тиз төште. Җинаятьченең эше судка тапшырылды.
Резедә Шәйхетдинова, эчке эшләр бүлеге начальнигының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе
Фәймә Вахриева, үз корреспондентыбыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4500
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6300
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9700
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10400
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11300
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11700
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10200
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12300
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6700
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17300
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84