Айсылу – Нәүрүз гүзәле
"Юность" район мәдәният йортында (директоры Рәйхана Фәрхетдинова) "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе узды. Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган. Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур...
"Юность" район мәдәният йортында (директоры Рәйхана Фәрхетдинова) "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе узды.
Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган.
Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур теләкләр җиткергәннәр, күңелле ял иткәннәр. Безнең якларда бераз онытылган бәйрәм соңгы вакытта киң колач белән билгеләп үтелә. Узган атнада шул уңайдан Нәүрүз гүзәлен билгеләү чарасында биш уңган, сөйкемле, сылу татар кызы катнашты.
Алып баручы Рәкига Хәмәтгалимова конкурсантлар белән таныштырып, аларны төрле сынауларда үзләрен күрсәтергә чакырды.
Кызлар шигырь һәм җыр телендә беренче "Визит карточкасы" этабында үзләре турында сөйләделәр. Сәхнә осталыгы, зәвыклы бизәлгән милли ризыклар, Яз - матурны чагылдырган "Нәүрүз киеме" биремнәрендә осталыкларын ачтылар. Һәркайсы Гүзәл титулына ия булырлык әзерләнгән туташларны жюри әгъзалары төрле номинацияләрдә билгеләделәр. Районның өлкән сыйныф укучылары үзләрен белемле, иҗади, җитез һәм тыйнак та итеп таныттылар. Нәтиҗәдә, Камайдан Әгълиева Азалия "Иң максатчан", Алёна Данилова - "Иң музыкаль" (Татар Тәкәше), Абалач кызы Алинә Миңнеголова - "Иң сөйкемле", шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укучы Фәридә Хәмәтдинова "Тамашачы күңелен яулаучы" дип билгеләнделәр.
"Нәүрүз гүзәле" - Турай мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айсылу Кәлимуллина чыннан да бу исемгә лаек икәнен исбатлады. Татарча камил белүче иҗади кыз шигырьне да оста язуын, моңлы тавышы белән һәркемне әсир дә итүен күрсәтте. Әнисе белән бергә әзерләгән чәк-чәк "букет"ына тиңнәр булмады. Аны конкурска әзерләүдә булышучы мәдәният йорты директоры Фәния Мөхәмәтхатыйпова белдерүенчә, гел "5" билгесенә генә укучы Айсылу мәгариф учреждениесендә узган бар чарада катнаша, шулай ук кул эшләре остасы да. Айсылудан азга гына калышкан Алинә белән дә аралаштык. Ул вокал белән шөгыльләнә. Конкурсларда катнаша, ә моңга мәхәббәте Гөлсинә әбисеннән күчкән. Бәйгедә үзен уңышлы күрсәтә алган кыз мәдәният йорты директоры Гөлфия Шәйхетдиновага рәхмәтле. Конкурс тәмам. Катнашучы кызлар истәлекле бүләкләр, котлаулар кабул иттеләр. Чараны музыкаль яктан Данияр Кәбиров бизәде.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4800
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.7000
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.8000
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9600
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4700
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.6200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.15200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика