Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең дуслык күптөрле мәдәният белән ныклы

"Юность" РМЙ тамаша залына үзешчән артистлар талантын үз итүчеләрне җыйган XIII район халык иҗаты фестивале шундый исем астында старт алды. Зур концерт программасын фестиваль хәрәкәтенең сайлап алу турын үткән авыл мәдәният учреждениеләре вәкилләре ачты. "ТАТМЕДИА" ААҖ проекты кысаларында район чарасының мәгълүмати партнёры булып "Менделеевские новости" газетасы чыкты. - Мин фестивальгә...

"Юность" РМЙ тамаша залына үзешчән артистлар талантын үз итүчеләрне җыйган XIII район халык иҗаты фестивале шундый исем астында старт алды.
Зур концерт программасын фестиваль хәрәкәтенең сайлап алу турын үткән авыл мәдәният учреждениеләре вәкилләре ачты.
"ТАТМЕДИА" ААҖ проекты кысаларында район чарасының мәгълүмати партнёры булып "Менделеевские новости" газетасы чыкты.
- Мин фестивальгә бәйрәмгә барган кебек киләм. Истә калырлык, кызыклы тамаша көтәм. Артистларның чыгышы - күтәренке кәеф, оптимизм чыганагы. Фестиваль - яз килү белән чыккан якты кояш нурына тиң. Аның башлангычында торганнарга һәм бу традицияне дәвам итүчеләргә рәхмәт, - ди елмаеп Л.Я.Карпов ис. химзавод ветераны Нина Романова.
Фойеда тама-шачыларның карашы телевизорның зур экранында туктала.
- Без салалыларның йомгаклау концертына фотосессия әзерләдек һәм бу рәсемнәрне залдагыларга күрсәтергә телибез. Әлеге тарихи фактны киләчәк буыннарга калдырабыз, - дип бүлешә "Юность" РМЙ методисты Людмила Белова.
Җыелганнар кызыксынып осталарның күргәзмәгә куелган эшләрен карыйлар. Эшләнмәләрнең күбесе соклану тудыра.
- Әйе, безнең төбәк талантларга бай, - диләр менделеевлылар горурланып.
Сәнгать сөючеләр бай эчтәлекле чараны хозур кылу өчен залга үтәләр.
Җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады.
Алып баручылар Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бунеча урынбасары Павел Миронов рәислегендәге жюрины тәкъдим иттеләр. Аның составында - мәдәният идарәсе начальнигы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Галиева, алабуганың мәдәният училищесы укытучысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Бакашева, "Шаян" үрнәк бию ансамбле педагог-репетиторы Лилия Бәхтиярова, "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёва.
Концерт программасын "Итекләр" композициясе белән Бәзәкә мәдәният йортының "Бизәк" бию ансамбле ачты.
"Памаш" (Актътәҗек), "Бигәш" (Иске Гришкин) фольклор ансамбльләре югары башкару осталыгы күрсәттеләр. Монай, Сәйтәк, Монаш, Тихоново, Яңабирде, Тат.Чаллы, Турай авыл мәдәният йортлары артистлары тамашачыны үзешчән сәнгать номерлары белән сөендерделәр. Зал "Элнет" ансамбле башкарган җырлы биюне алкышлар белән каршылады. Яңа төзелгән Ижёвка һәм Монай клублары каршында эшләүче "Вечёрушки" һәм "Монай" вокаль ансамбльләре сәхнәгә беренче тапкыр чыкты. Алар залдагыларга искиткеч "Раз, два - люблю тебя!" һәм "Коймаклар" композицияләрен бүләк иттеләр.
Бәзәкә һәм Тат.Чаллы клубларының иҗат төркеме әзерләгән шаян сәхнә күренешләре беркемне дә битараф калдырмады. Зал гармунда удмурт һәм татар көйләрен уйнаган Александр Кузнецовны (Монаш) һәм Михаил Поповны (Иске Гришкин) алкышлар белән бүләкләде.
Концерт программасын җырчылар Алёна Данилова (Тат.Тәкәш), Владимир Газейкин (Тат.Чаллы), Владимир Виноградов (Кокшан), Александра Сафина (Тойгужа), Флорида Әхмәдиева (Камай), Александр Гоголев һәм Валентина Пономарёва (Ижёвка) бизәделәр. Популяр җырчы һәм композиторларның әсәрләре районда яшәүче барлык милләт халыклары телендә яңгырады.
Яңабирде клубының "Теремшур" ансамбле башкаруында шаян "Безнең яңа удмурт әбиләре" җыры залда җанлылык тудырды. Тамашачы "Ижевские выкрутасы" ансамбле әзерләгән "Снежный переполох" биюен көчле кул чабулар белән каршы алды.
Гүзәл Гәрәева (Ижёвка), сугыш тематикасына шигырь укып, тамашачыны тәэсирләндерде.
Тат.Чаллы мәдәният йорты сәнгатькәрләренең ике дәүләт телендә башкарган "Туган як" җыры концертның финал нотасы булды.
- Фестиваль халыклар арасында ныклы дуслык күперенең мәдәни хезмәттәшлек аша салынуын дәлилли. Концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт, - диде ахырда мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.

Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Юность” РМЙ