Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бию ритмында яшәү

"Кристалл" эстрада биюе ансамбле коллективы чираттагы иҗат елын искиткеч матур концерт программасы белән тәмамлады. Хореографик студия шәкертләре тамашачыга отчёт елында үзләштергән бию композицияләре күрсәттеләр. Залдагылар башкару осталыгына һәм биюләрне куюга иҗади якын килүгә югары бәя биреп, чыгышларны сокланып күзәттеләр. Алыштыргысыз хореограф Анна Рябова җитәкчелегендәге ансамбльдә катнашучыларга рәхмәтле булган тамашачы көчле...

"Кристалл" эстрада биюе ансамбле коллективы чираттагы иҗат елын искиткеч матур концерт программасы белән тәмамлады.
Хореографик студия шәкертләре тамашачыга отчёт елында үзләштергән бию композицияләре күрсәттеләр. Залдагылар башкару осталыгына һәм биюләрне куюга иҗади якын килүгә югары бәя биреп, чыгышларны сокланып күзәттеләр. Алыштыргысыз хореограф Анна Рябова җитәкчелегендәге ансамбльдә катнашучыларга рәхмәтле булган тамашачы көчле алкышлады.

"Кристалл" ансамбленең концертлары һәрвакыт аншлаг белән узуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу юлы да залда буш урыннар булмады.
- Сәхнәдәге чыгышларны күзәтүдән алган тәэсирне сүз белән генә аңлатып булмый. Бию безнең балаларны яхшы якка үзгәртә. Без Анна Александровна һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәтле. Илһам өстәлеп торсын аларга, - дип җылы хисләр белән фикерләрен белдерә әти-әниләр.
Форсаттан файдаланып, журналистлар Анна Рябовага берничә сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Анна Александровна, мондый исем белән ансамбль оештыру турында идея ничек туды?
- 1987 елда хореографик студия оештырганда, мин аны "Алфавит" дип атарга планлаштырдым, шуның белән бию мәктәбе эшчәнлегенең мәгънәсен белдерергә теләдем, анда балалар А дан Я га кадәр хореография күнекмәләренә өйрәнәләр. Әмма ул чорда популяр булган "Утренняя звезда" телевизион тапшыруын караганнан соң, мин шундый ук исемдәге төркем булуын белдем. Кәефем бозылды. Кызым Светлана ярдәмгә килде. Ул студиягә "Кристалл" исеме бирү тәкъдиме ясады. Минем күңелемә хуш килде. Заводлыларның бу исемне районыбыз территориясендә химия тармагы үсеше белән бәйләве шатландыра.
- Ансамбльгә ничә бала йөри? Студиягә ничә яшьтән кабул итәсез?
- 200дән артык бала шөгыльләнә. Элек төркемгә алты яшьтән язылсалар, бүгенге көндә әти-әниләр дүрт яшьлек балаларын да алып килә. 8 нче балалар бакчасында 13 елдан артык бию төркеме эшли. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр коллективы сәхнә сәнгате дөньясына тизрәк яраклаша. Массалы балалар бию композицияләре - теләсә нинди концертның бизәге.
- Күпсанлы коллектив белән эшләргә кем ярдәм итә?
- Иң элек репетиторлар: студия чыгарылышлары Виталий Криль һәм Анастасия Пенкина, Казан мәдәният институтының хореография бүлеге мөдире Гүзәлия Хуҗина.
Бу еллар дәвамында Марий Эл республикасының биючесе Анатолий Семёнов белән үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштырдык. "Смоленский гусачок" һәм мари биюләрен ул куйды. Алар ярдәме белән күп кенә иҗади идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге туа.
Актив әти-әниләр Марина Прокофьева, Эльвира Кәшбиева, Марина Миронова, Ләйсән Поспелова, Екатерина Шиһапова һ.б. ларга эштә йогынты күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
- Репертуар ничек сайлана?
- Бу бик катлаулы иҗади процесс. Аерым биюләрнең сюжет линиясе өстендә еллар буена эшләргә туры килә. Әмма ничек кенә булмасын шәкертләребез һәр елны конкурс жюрие хөкеменә 5-6 яңа композиция тәкъдим итә. Коллективның катлаулы режиссёрлык эшчәнлегендә катнашучыларга рәхмәт.
-Отчёт концертында һәрвакыт чыгарылышларны бүләклиләр. 2014 елгы чыгарылыш турында нәрсә әйтә аласыз?
- Быелгы елда студияне җиде шәкерт тәмамлый. Барысы да талантлы балалар "Кристалл"ның йолдызчыклары, төркем солистлары Илдар Макулов, Максим Богатырёв, Нияз Әхмәтов, Регина Гәрәева, Әдил Фәйзрахманов, Вера Миронова, Фәнзил Фәттахов. Бәлки алар тормышларын һөнәри хореография белән бәйләмәс тә. Әмма бию мәктәбендә алган белем-күнекмәләрнең кирәге чыгар, дип уйлыйм.
- Иҗади планда узган уку елы уңышлы булдымы, ничек уйлыйсыз?
- Безнең шәкертләребез лаеклы чыгыш ясаган төрле конкурс нәтиҗәләре белән куанырга була. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ремонт эшләре булганлыктан без бию дәресләре өчен җайланмаган шартларда шөгыльләнергә мәҗбүр булдык, репетиция урыны эзләп шәһәр буйлап йөрергә туры килде. "Юность" РМЙ һәм 3 нче мәктәп җитәкчелегенә шөгыльләр өчен бүлмә биргәнгә рәхмәтле без. Шушы проблемаларны исәпкә алып, ел уңышлы төгәлләнде дип әйтә алабыз.
- Анна Александровна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә тамашачыны яңа иҗади проектлар белән шатландырырсыз дип уйлыйм.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Кристалл