Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эшмәкәрләр талантлар барлый

Район халык иҗаты фестивале кысаларында "Юность" мәдәният йортында эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре концерты булды. Ул 60, 70 һәм 80 нче еллар вәкилләренә багышланды һәм концерт программасы аларның балачагыннан, үсмер елларынннан кадрларны чагылдырган видеофильм белән ачылды. Алып баручылар Резедә Прокофьева һәм Ирина Пермякова ул вакыттагы тормыш кыйммәтләре, яшәеш традицияләре турында...

Район халык иҗаты фестивале кысаларында "Юность" мәдәният йортында эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре концерты булды.
Ул 60, 70 һәм 80 нче еллар вәкилләренә багышланды һәм концерт программасы аларның балачагыннан, үсмер елларынннан кадрларны чагылдырган видеофильм белән ачылды.

Алып баручылар Резедә Прокофьева һәм Ирина Пермякова ул вакыттагы тормыш кыйммәтләре, яшәеш традицияләре турында сөйләделәр.
Лазарь Прокофьев, Александр Романов башкарган композицияләрне тамашачы яратып кабул итте. Михаил Прокофьев һәм Владимир Аничкинның гитарада уйнап җырлаулары алкышларга күмелде. Әфганчылар Рамил Дәүләтшин, Юрий Шалин җырлары сугыш тематикасын яктыртты. Ирина Исаченкова скрипкада соло башкарды. Лиза Абдуллинаның "Чишмә", Руслан Рабадановның "Дусларга" җырлары җыелганнарның күңелендә яхшы тәэсир калдырды. Татьяна Шамина мари телендә "Ак ромашка" җырын яңгыратты. Шәхси эшмәкәрләрнең балалары да осталыкларын күрсәттеләр. Лаврентий Аванесянның "Скрипач" һәм 9 майга багышланган шигырьләре, Сирануш Овсепянның вокал осталыгы, Сергей Бабушкинның улы Александрның чит телдә җырлавы җылы кабул ителде.
Резедә Прокофьева һәм Тамара Королёва нәфис сүз жанрында талантларын тагын бер кат дәлилләделәр. Эшмәкәр Нина Сергееваның "Ижевские выкрутасы" ансамбле концерт бизәге булды. Аларның "Кадриль", "Кубанская казачья" һәм "Рәссам" шаян биюләре, Александр Романов һәм Валентина Пономарёва дуэты яратып кабул ителде.
Чараны оештыручы Илсөяр Гобәйдуллина һәм район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Лариса Мөхәммәтшина фестивальдә катнашкан үзешчән артистларга рәхмәт белдерделәр.

Мәдинә Григорьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Фестиваль Менделеевск яналыклары