Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фадеевларга – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале

Изге традиция буенча, 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районда иң яхшы парларны хөрмәтлиләр. Мәдәният елында тормышларын сәнгать иҗатына багышлаган ирле-хатынлы Фадеевларга өстенлек бирелү урынлы. Гаилә парына иҗтимагый бүләк - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тантаналы тапшыру Балалар сәнгать мәктәбе залында булды. Аһәңле Мендельсон вальсы яңгыравы, ЗАГС мөдире...

Изге традиция буенча, 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районда иң яхшы парларны хөрмәтлиләр.
Мәдәният елында тормышларын сәнгать иҗатына багышлаган ирле-хатынлы Фадеевларга өстенлек бирелү урынлы.
Гаилә парына иҗтимагый бүләк - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тантаналы тапшыру Балалар сәнгать мәктәбе залында булды.
Аһәңле Мендельсон вальсы яңгыравы, ЗАГС мөдире Фаина Козыреваның ягымлы тавышы аларны истәлекле 1986 елның 31 гыйнварына алып кайтты. Бу көнне ике яратучы йөрәк, бәхетле мөнәсәбәтләргә башлангыч биреп, бергә кушыла.
Тантана хуҗаларын район башлыгы Игорь Привалов исеменнән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов болай дип билгеләде:
- "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Россиядә 2008 елда гамәлгә кертелде. Ул чирек гасырдан артык яшәүче һәм җәмәгатьчелектә танылу алган парларга бирелә.
Ольга Александровна һәм Николай Ивановичның ныклы союзы бүләккә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк. Ир белән хатынның чын хисләренең дәлиле - алар һәрвакыт бергә: өйдә дә, эштә дә.
- Фадеевлар - БСМ рәсем сәнгате укытучылары, балаларны дизайнга 1990 елдан укыталар, районда сәнгать иҗатына өйрәтүгә нигез салучылар булып торалар. Педагогик эшчәнлекләре елларында алар йөзләгән яшь рәссамга белем һәм тәрбия бирделәр. Шуларның күбесе сәнгать иҗатын һөнәрләре итеп сайлады. Мин алар белән районда эшли башлавымның беренче көннәреннән таныш. Фадеевлар гаҗәеп игелекле, ихлас, интеллигент кешеләр, алар белән аралашуы рәхәт, - диде котлау сүзендә Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
БСМ директоры Наилә Ювакаева коллегаларын коллектив исеменнән котлады, педагогларга районда сәнгать иҗатын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сез - лаеклы парлар, профессионаллар гаиләсе. Улларыгыз да сезнең эздән китте. Сезгә сокланырга гына кала. Әгәр Россиядә гаиләләр ныклы икән, дәүләтне беркем дә җимерә алмас, - дип билгеләде "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова.
Әти-әниләрен балалары, яраткан оныклары София ихлас котладылар.
Җирле эстрада артистлары Павел Дудаков һәм Рамил Дәүләтшин башкаруында җырлар бүләк булып яңгырады.
Тантана хуҗалары вальс - мәхәббәт биюен башкардылар. Алар үзләре белән вакыйга шатлыгын уртаклашучыларга рәхмәт белдерделәр.
- Чын хисләр вакыт узу белән ныгый гына бара. Аларга ышаныч, аңлашу һәм хөрмәт өстәлә һәм баета, - диләр Фадеевлар.
Без моның шулай икәнен ир белән хатынның күз карашларыннан аңладык, балаларының шат елмаюында күрдек.

- Безнең әти-әниебез искиткеч. Без аларны яратабыз, алардан үрнәк алабыз, - диләр уллары Александр һәм Иван.
- Әти-әнидән уңдым. Ярдәм итәләр, безне кайгырталар, - дип өсти киленнәре Наталья.
- Фадеевлар минем кызларымны укыттылар. Ачык, ихлас кешеләр, - ди коллегалары Наталья Сувернева, аларга изге теләкләр юллап.
- Фадеевлар кебек кешеләр сирәк очрый. Мин аларның кемгәдер тавыш күтәргәннәрен, тактсыз сөйләшкәннәрен ишеткәнем булмады. Ольга һәм Николай - рәссамнар, ләкин ирешелгәннәр белән чикләнмиләр. Музыка яратканнарын беләм. Николай баянга һәвәс, - диде БСМ укытучысы Михаил Прокофьев.

Лариса Кривилева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мәхәббәт һәм тугрылык өчен