Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Фестиваль колач җәя

    Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы сайлап алу концерты Ижёвка мәдәният йортында гөрләп узды. Анда Бәзәкә, Сәйтәк, Татар Тәкәше үзешчәннәре катнашты. Кичәне "Вечерушки" ансамбле башкаруында биюле-җырлы композиция ачты. Аларны сәхнәдә чегән һәм "Кышкы ыгы-зыгы" биюләре белән "Ижёвкинские выкрутасы" хореография коллективы алыштырды. Бәзәкәлеләрнең шаян сәхнә күренешләре тамашачы күңеленә хуш килде. Ульяна Харитонова,...

    Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы сайлап алу концерты Ижёвка мәдәният йортында гөрләп узды. Анда Бәзәкә, Сәйтәк, Татар Тәкәше үзешчәннәре катнашты.
    Кичәне "Вечерушки" ансамбле башкаруында биюле-җырлы композиция ачты. Аларны сәхнәдә чегән һәм "Кышкы ыгы-зыгы" биюләре белән "Ижёвкинские выкрутасы" хореография коллективы алыштырды. Бәзәкәлеләрнең шаян сәхнә күренешләре тамашачы күңеленә хуш килде. Ульяна Харитонова, Елизавета һәм Фәридә Даниловалар, "Туганайлар" вокаль триосы жюри хөкеменә (рәисе "Юность" район мәдәният йорты директоры Рәйхана Фәрхетдинова) җырлар тәкъдим иттеләр. Концертны Фәнисә Нургалиева һәм Гүзәлия Гомәрова алып барды. Фестиваль дәвам итә һәм яңа талантлар ача.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: